Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Туган көнендә эш урынында

"Зубов В.С." КФХ-да бозау караучы булып эшләүче Анна Федоровна Кузнецова үзенең туган көнен (69 яшь) эш урынында каршылый. Аны котларга район башлыгы Вячеслав Козлов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов һәм КФХ башлыгы Владимир Зубовлар килгән иде.

Ул гомере буе туган авылы Красный Октябрьдә эшләгән һәм һәрвакыт терлекчелектә. Лаеклы ялга чыкканнан соң бер генә көн дә өйдә утырмаган - эшләвен дәвам иткән. Инде менә 10 елдан артык Анна Федоровна "Зубов В.С." КФХ-да бозаулар карый.
- Алардан башка булдыра алмыйм, терлекләрне, аеруча кечкенә бозауларны бик яратам, - дип сөйли ул. - Алар белән мин сөйләшеп тә алам, иркәлим дә, туйганчы ашатам, эчертәм.
- Бозаулар рационында (3 айдан 6 айга чаклы) яхшы печән, силос, бөртек фуражыннан тәмле ботка бар. Анна Федоровна ботканы үзе пешерә, бозауларны көненә өч тапкыр чистарта, эчерә һәм ашата. Кирәк булганда, чирләгән бозауларны дәвалый да.
- Аның төркемендә бозау үлгән очракны хәтерләмим мин, - дип сөйли Владимир Зубов. - Бүгенгесе көндә аның төркемендә 60 бозау бар, тик ул тагын 20 баш бозау өстәүне - арттыруны сорый. Без шулай итәрбез дә. Бу көннәрдә Анна Федоровна төркемендәге бозауларның артымы тәүлек саен 1 килограммнан артык тәшкил итә.
Анна Федоровнаны туган көне белән котлап, район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектә нәтиҗәлелек, иң элек, нәкъ менә шундый намуслы, үз эшенә бирелгән хезмәткәрләрдән тора, дип билгеләп үтте.
Хуҗалык җитәкчеләренә шундый эшчеләр белән горурланырга, аларга лаеклы хезмәт хакы түләргә һәм нәтиҗәле эшләү өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк. Ул Анна Кузнецованы туган көне белән җылы котлады, ныклы исәнлек теләде, аңа чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Анна Федоровна янына җыелган хезмәттәшләре дә аны туган көне белән котладылар, алга таба да бергә эшләргә насыйп булсын иде, диделәр.
- Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт, эшемне ташларга җыенмыйм әле, өйдә эшсез утырып тора алмыйм мин, - диде ул җавап итеп һәм бозаулары янына ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев