Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тырыш хезмәт гаилә өчен

Архангел Бистәсендә үз балаларын барлык кирәкле нәрсәләр белән читтән ярдәм көтмичә үзләре тәэмин итәргә тырышкан күп балалы гаиләләр бик үк күп түгел. Тик алар бар һәм моны бәяләми мөмкин түгел.

Эш сөючән шундый гаиләләрнең берсе булган Анатолий һәм Татьяна Барсуковалар өч кыз: Мария белән Наташа (алар игезәкләр) һәм Аленаны тәрбияләп үстергәннәр.
-Зур гаиләнең проблемалары да күптер? - дип сорадык Татьянадан.
-Күп балалы гаиләләрнең дә, балалары булмаганнарның да проблемалары бар инде ул. Ансыз булмый. Аларны ничек хәл итәбез - менә бусы икенче мәсьәлә.
-Һәм ничек хәл итәсез инде?
-Эшлибез.
Гаилә башлыгы - әлегә бердәнбер ир кеше - Анатолий авыл хуҗалыгында механизатор, ә Татьяна хәзер мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Дөресен әйткәндә, хезмәт хакы анда да күп түгел. Тик аларга туганнарының җиңел куллары бүләк итеп биргән һәм ел саен үсеш алган хуҗалыклары һәрчак ярдәм иткән.
-Туйга дип бирелгән бүләкләр арасында үгез, сарыклар һәм, хәтта, дуңгыз да бар иде,- дип көлә Татьяна. -Без терлекләрне карый белә идек, шуңа күрә сыер сатып алуы да куркытмады. Ә өч елдан соң икенчесен алдык. Кызлар кечерәк булганда, мәшәкатьләр дә азрак иде, ул чакларда әле әти- әниләр дә акча белән ярдәм итә иделәр, Настя әбиебез (Анатолийның әбисе) дә изге күңелле кеше иде. Кызларны карарга еш килде һәм буш кул белән килмәде.
-Кызларыгыз хәзер нәрсә белән шөгыльләнәләр соң?
-Бүгенгесе көндә өлкән кызларым белем алдылар һәм үзләре акча эшләп алалар - Яңа Чишмәдә Саклык банкында эшлиләр, читтән торып институтка укырга керделәр. Кечкенәсе Чистайда медучилищеда укый, аның да ВУЗ да укырга теләге бар. Шулай булгач, бу хыялларны без, әти-әниләр, тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиешбез. Шуңа күрә 4 сыер асрыйбыз, ике айдан соң танабыз бозауларга тиеш. Сөтне тапшырабыз, дөрес керем зур түгел (бик тә арзанга алалар шул), тик барыбер акча керә дигән сүз. Үгезләр үстерәбез, алары алтау, сарыклар, казлар, тавыклар, булышчыбыз- атыбыз бар, ике мәче һәм өч песи баласы...
-Шулкадәрле терлекләргә нәрсә ашатасыз?
-КФХ да 5 пай өлеше бар безнең, шуның өчен безгә бөртек һәм печән бирәләр, сатып алырга да туры килгәли инде. Әле тагын ике зур бакчабыз бар, анда бәрәңге, кабак, чөгендер үстерәбез, люцерна чәчәбез.
-Ирегез җәй көннәрендә озак вакытлар эштә булганда, җирне кем эшкәртә?
-Үзем һәрчак кызлар белән бакчада эшлим, ә аңа мал-туар арасында булырга туры килә.
-Алена турында сөйләргә иртәрәк әле, ә Наташа белән Мария кияүгә чыгарга җыенмыйлармы?
-Кем белә инде. Менә 20 ел элек иремнең әти- әниләре безгә дип төзеткән өйгә дә капиталь ремонт кирәк. Акча бар, бу эш белән шөгыльләнергә генә вакыт юк, иртәнге сәгать 4 тә торабыз, соңлап кына ятабыз.
-Сез ничек ял итәсез?
-Гадәттә ял кышын гына була, вакыт бераз иркенрәк. Тик беркая да чыгып китеп булмый - малларны ташлап калдыра алмыйсың бит.
-Терлекләрне "бетереп", үзегез өчен генә яшәү теләге юкмы соң? -Әлегә юк, тик балалар аякка "баскач", терлек санын киметергә булыр дип уйлыйм, дөньяны күрәсе килә үзе. Менә пенсиягә чыксак (аңа кадәр бик ерак шул әле) Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп ятучы туганнарыбызга барырбыз, бәлки.
-Хыялларыгызның тормышка ашуын телим.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев