Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңган комбайнчыларга премияләр тапшырылды

8 ноябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 42 нче утырышы булып үтте. Анда районның социаль-икътисадый үсеш стратегиясен тормышка ашыру, 2019 елга район бюджеты проекты, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү программасын тормышка ашыру һ.б. мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышта районның иң яхшы комбайнчыларын бүләкләделәр. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова районның 2030 елга чаклы социаль-икътисадый үсеш стратегиясен тормышка ашыру турындагы информация белән чыгыш ясады. Стратегиянең пландагы күрсәткечләренә ирешү 20 төп күрсәткечне үтәүгә нигезләнгән һәм шуның 18 е үтәлә. Район икътисадында кече бизнес өлеше һәм халыкның уртача еллык саны буенча бераз артта калу бар (2018 елда – 13170 кеше, план буенча бу күрсәткеч 13300 кеше).
2018 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 4,7 млрд. сум тәшкил итәчәк (үсеш 3 % ка). Стратегиянең төп максаты – 2030 елга Яңа Чишмә районы социаль өлкә, икътисад һәм инфраструктура үсеш алган конкурент булырлык тотрыклы район булырга тиеш.
- Киләчәктә бизнесны үстерү өчен бигрәк тә хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгы производствосын (ШЯХ ны да кертеп) алга җибәрү өчен бездә резервлар бар, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.
Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү программасын тормышка ашыру барышы турында яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Андрей Абрамов сөйләде. Әлеге мәсьәлә буенча аз эшләнми, әмма шул ук вакытта, “яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын эзләү кирәк, бигрәк тә авылларда һәм социаль челтәрләрдә”, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Депутатлар шулай ук 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына район бюджеты проектын да карап тикшергәннәр, бу турыда финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина информация ясады. Ул билгеле бер юнәлешләр буенча керем чыганаклары һәм чыгымнар турында тәфсилләп сөйләде. Әлеге параметрлардан чыгып районның берләштерелгән бюджеты керем һәм чыгымнары 2019 елга 492,3 млн. сум күләмендә булыр дип планлаштырыла (прогноз ясала), ягъни дефицитсыз. Бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде, проект буенча ачык тыңлаулар 2018 елның 21 ноябренә планлаштырылган.
Утырышта 2018 елда палата эше һәм 2019 елга бурычлар турында җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова информациясе тыңланды.
Аннан соң кайбер норматив-хокукый актлар каралды һәм һәр яктан тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Совет утырышы азагында районның иң яхшы комбайнчыларын хөрмәтләделәр. Комбайнчылар арасында республика конкурсы нәтиҗәләре буенча районнан иң яхшы сигез игенче акчалата премия белән бүләкләнде. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов  комбайнчылар Исхак Нәҗиповка (“Кулон” а/ф) һәм Александр Анисимовка (Анисимов О.А.” КФХ) 50 мең сумга сертификатлар тапшырдылар. 
Комбайнчылар Александр Кочетов, Евгений Елесин, Владимир Гарев, Александр Соловьевларга (барысы да “Кулон” а/ф-дан), шулай ук Михаил Барсуковка (“Козлова М.И.” КФХ дан) һәм Владимир Нестеровка (“Агро-Основа” ҖЧҖ) 30 мең сумга сертификатлар тапшырылды.
Комбайнчылар арасында район ярышлары нәтиҗәләре буенча “Кулон” а/ф-дан комбайнчы Исхак Нәҗипов абсолют лидер дип танылды. Ул “Акрос – 580” комбайнында 2291 тонна бөртек суктырган һәм аңа төп приз – “Шевроле – Нива” автомобиле тапшырылды.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru  сайтында карагыз.

Азат МУСИН
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев