Уңганнар бүләкләнде
Җомга көнне район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты булып узды. Бу көнне 2011 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә эшләүче хезмәт алдынгылары акчалата премияләр белән бүләкләнде. Бәйрәм алдыннан барлык хатын-кызларга чәчәкләр дә бүләк иттеләр. Евгений СТАРОВ Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә һәм районның үзешчән артистлары чыгышы...
Җомга көнне район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты булып узды. Бу көнне 2011 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә эшләүче хезмәт алдынгылары акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Бәйрәм алдыннан барлык хатын-кызларга чәчәкләр дә бүләк иттеләр.
Евгений СТАРОВ
Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә һәм районның үзешчән артистлары чыгышы бәйрәм атмосферасы тудырды. Слет башланганчы теләүчеләрне чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар. Авыл хуҗалыгы алдынгыларының традицион слеты оешкан төстә үтте, кыр һәм ферма хезмәтчәннәре аннан канәгать калдылар, тантаналы өлештән соң чакырылган кунаклар матур итеп төрелгән азык-төлек җыелмасы алдылар. Слетны Анна Суворова белән Илназ Шәйхетдинов алып барды, алдынгыларны сәхнәгә чакырырга аларга Гүзәл Сабирҗанова һәм Анастасия Строганова ярдәм итте. Алар РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллиннан слетта катнашучылар адресына җибәрелгән котлау телеграммасын укыдылар, слет барышында район хуҗалыклары хезмәтчәннәре адресына бик күп җылы сүзләр ирештерделәр.
"Зажигай" төркеменең дәртле чыгышыннан соң авыл хезмәтчәннәренә район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре, хәзергесе катлаулы базар мөнәсәбәтләре шартларында куйган тырышлыклары өчен зур рәхмәт белдерде. Гәрчә безнең күрсәткечләр уртача республика күрсәткечләреннән калышсалар да, узган ел йомгаклары билгеле бер оптимизм уята, тотрыклылык һәм үсеш тә күзәтелә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов кыска доклад белән чыкты, ул узган елда авыл товар җитештерүчеләренең эшенә йомгак ясады, бу елга бурычлар билгеләде.
Тулаем продукция, акчалата выручка, хезмәт хакы, табыш, МЭТ-нең баш саны, сөт җитештерү үсешен, МЭТ-нең үрчемен казанышлар дип атарга мөмкин. Шул ук вакытта докладта әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә билгеләп үтелде, бигрәк тә игътибар булган мөмкинлекләрне эшкә җигү зарурлыгына юнәлдерелде. Селекция эшен, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшыртырга, бер баш сыердан савымны 4500 килограммга җиткерергә, гаилә фермаларын һәм ярдәмче хуҗалыкларны үстерүне тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук җитештерүгә заманча технологияләр кертү, ресурсларны бәрәкәтле тоту һәм аларның профессиональ үсеше өчен әйбәт шартлар тудыру буенча алга бурычлар куелды. Чыгышының азагында С.М. Баранов хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт теләде. Бүләкләү тантанасы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын тапшыру белән башланып китте, аларны министр урынбасары Нәҗип Хәҗипов тапшырды. Бу бүләкләргә "Татарстан" агрофирмасыннан агроном-орлыкчы Роза Сөләйманова, механизаторлар Нәкыйп Дәүләтшин, Фәргат Галимов, токарь Таисия Дорофеева, терлекче Василий Яковлев, машина белән сыер саву операторы Гөлфия Әхмәтҗанова, "Зубов В.С." КФХ терлекчесе Елена Нестерова (рәсемдә 1 нче биттә), "Игенче" ҖЧҖ механизаторы Сергей Удиряков, "Кулон" а/ф шоферы Сергей Ильин лаек булдылар. Вячеслав Козлов ТСФ мөдире Вячеслав Паньшинга, "Козлов" КФХ механизаторы Евгений Изотовка, "Суворов А.С." фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары Дмитрий Суворовка һәм "Кулон" а/ф агрономы Сергей Киселевка (рәсемдә өстә) муниципаль район Советының Рәхмәт хатларын һәм акчалата премияләр тапшырды. Машина белән сыер савучы 14 оператор да акчалата премиягә тиенде. "Татарстан" агрофирмасының Әдәмсә бүлекчәсеннән Әлфинур Шишкинаның (сөтүткәргеч белән эшләүче операторлар арасында) күрсәткече иң яхшысы - 164,6 тонна, Чертуш бүлекчәсеннән Гөлфия Әхмәтҗанованың (сөт үткәргечсез эшләүче операторлар арасында) да күрсәткече иң әйбәте, 152,6 тонна. Аннан бозау караучылар, терлекчеләр бүләкләнде. Иң әйбәт артымга "Зубов В.С." КФХ-да бозау караучы Елена Нестерова (870 грамм) һәм "Татарстан" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсеннән МЭТ симертүдә эшләүче Радик Хәлилов (835 грамм) ирешкән. "Зубов В.С." КФХ-да дуңгыз караучы Андрей Фокеев иң күп дуңгыз балалары, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-тә сарык караучы Петр Астафьев иң күп бәрән алучы, "Скоков Н.А." КФХ ат караучысы Валерий Никоноров һәм "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-нән Александр Любимов спорттагы казанышлары өчен бүләкләнделәр. Слетта әйбәт эшләүче ферма мөдирләре дә билгеләп үтелде, болар: Сергей Старов ("Архангельское" КФХ" ҖЧҖ), Али Кантимиров һәм Владимир Темников ("Козлов В.В." КФХ), Галина Соколова ("Савельева Л.И." КФХ) һәм "Кулон" а/ф лаборанткасы Антонина Данилова, "Татарстан" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсеннән хисапчы Любовь Чумакова, орлыкландыручылар: "Зубов В.С." КФХ-дан Рахимә Хәертдинова, "Кулон" а/ф-дан Анна Данилова, "Скоков Н.А." КФХ-дан Ольга Запускалова, КМС заводының смена мастеры Вера Мельникова, Чертуштан гаилә фермасы башлыгы Гөлсинә Ситдыйкова. Төрле тракторларда эшләүче бүләкләнгән 9 тракторчы арасында "Кулон" а/ф-дан Анатолий Борисов, "Козлов В.В." КФХ-дан Анатолий Петровичев, Әдәмсәдән Николай Селифоновлар бар иде. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны һәм күпьеллык үләннәрне урдыруда, бөртек һәм яшел масса ташуда удар хезмәтләре өчен 13 механизаторга һәм шоферга премия бирелде. Чабып алуда ТР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы Ринат Сөләймановның күрсәткечләре яхшы булган, "Татарстан" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсеннән Фәнил Гыйльметдинов "Ягуар" комбайнында барыннан да күбрәк яшел масса әзерләгән, "Татарстан" а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсеннән Сергей Ильин комбайннардан барыннан да күбрәк бөртек, ә Раиф Гыйльманов - яшел масса ташыган. Чит ил комбайннарында барыннан да күбрәк бөртек суктыручы "Кулон" а/ф-дан Владимир Мишагин, "Акрос" комбайннары арасында - "Татарстан" а/ф-ның Тубылгы Тау бүлекчәсеннән -Алексей Никифоров, "Нива" комбайннары арасында "Садыйков М.Х." КФХ-дан Сергей Китанов.
Хуҗалыкларның иң уңган белгечләре дә билгеләп үтелде. Менә алар: зоотехник - Алексей Кучинский, агроном - Юрий Петров ("Архангельское" КФХ" ҖЧҖ), ветеринария табибы - Лидия Лотфуллина ("Татарстан" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсе), агроном - Сергей Котов ("Кулон" а/ф).
Авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашучы авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары һәм яшь белгечләр, студентлар һәм мәктәп укучылары да бүләкләнде. Бу көнне шулай ук киптерү хуҗалыгының иң уңган машинистлары, ярдәмче хезмәтләр, район оешмалары хезмәткәрләре дә премия алдылар. Архангел Бистәсеннән Шумковлар династиясе әгъзаларына һәм Акъярдан Сәйфетдиновларга акчалата премияләр тапшырылды, ә гаилә башлыкларына кер юу машиналары бирелде. Слетта район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, аның урынбасары Надежда Попкова, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов, орден иясе - ветеран Надежда Иголкиналар алдынгыларны бүләкләделәр һәм котладылар.
Бүләкләү тантанасы артистларыбыз: Зинаида Кондеева, Иван Зайцев, Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, Любовь Коновалова, Фаил Минабетдинов, Гөлназ Насыйрова, "Рябинушка" һәм "Архангельская краса", "Илэм", "Наз" ансамбльләре, "Шешминка" бию төркеменең матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Слет ахырында район башлыгы Вячеслав Козлов яхшы чыгыш ясаулары өчен аларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук яңачишмәлеләрне якынлашып килүче - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән дә котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев