Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак өсте лидерларына премияләр тапшырылган

Район авыл хуҗалыгы идарәсе уңыш җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасында хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.

Комбайннарның беренче төркемендә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән ярдәмчесе Булат ГИНАТУЛЛИН белән Александр КОЧЕТОВ җиңүче булганнар, алар RSM «Torum-785» комбайнында урып - җыю башланганнан бирле 4658 тонна бөртек суктырганнар (атна эчендә - 838 тонна).
Комбайннарның икенче төркемендә «Скоков Н.А.» КФХдан Виктор ЕРОХИН җиңүче дип танылган, ул «Нива-Нова - 340» комбайнында урып - җыю башланганнан бирле 816 тонна ашлык суктырган (атна эчендә - 188 тонна).
«Агро-Основа» ҖЧҖдән ярдәмчесе Разил МИҢНЕБАЕВ белән Гаил ХӘЛИУЛЛИН комбайннарның өченче төркемендә җиңүче булганнар. Алар «Акрос» комбайнында урып - җыю башланганнан бирле 588 тонна ашлык суктырганнар (атна эчендә - 233 тонна).
Комбайннарның дүртенче төркемендә «Суворов Д.А.» КФХдан Михаил КОЗЫРЕВ атна лидеры булган,  ул СК-5 «Нива» комбайнында урып - җыю башланганнан бирле 775 тонна бөртек суктырган (атна эчендә - 175 тонна). 
Шоферлар арасында иң яхшы күрсәткечләр «Козлова М.И.» КФХдан Сергей ДОБРЫНИНда, ул урып-җыю башланганнан бирле комбайннардан ындыр табагына 3070 тонна бөртек ташыган (атна эчендә - 1118 тонна).
Югары күрсәткечләргә ирешкән өчен район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырда - эш урынында атна алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, комбайнчылар 5әр мең сум, аларның ярдәмчеләре -2шәр мең сум, ә машина йөртүчеләр - 3әр мең сум премия белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев