Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урак өсте алдынгылары

Игеннәрне урып-җыюда комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының чираттагы биш көнлегенә йомгак ясалды.

«Закрома» ҖЧҖдән Владимир ГАРЕВ инде берничә биш көнлек лидер булып тора. Бу юлы да алар ярдәмчесе Максим Гарев белән «Акрос-580» комбайнында 5 көн эчендә 681 тонна ашлык суктырганнар, ә аларның гомуми суктыруы 2394 тоннага җиткән.
Шул ук хуҗалыктан «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында Алексей КОЗЛОВ алдынгы булган, аңа кызы Татьяна булыша. Алар 5 көн эчендә 184 тонна бөртек суктырганнар, ә урып – җыю башланганнан бирле -1019 тонна.
Берничә биш көнлек лидерлары арасында шул ук «закрома» ҖЧҖдән Александр КОЧЕТОВНЫ да атарга була. Ярдәмчесе Павел Семенов белән алар «Мега» комбайнында 5 көндә 237 тонна ашлык суктырганнар, ә урып – җыю башланганнан бирле -1515 тонна.
Биш көнлек лидерлары арасында «Козлова М.и.» КФХ комбайнчылары да бар. Менә Евгений КЛЮШКИН да бишкөнлек нәтижәләре буенча җиңүче булган. Ул СК-5 «Нива» комбайнында 5 көндә 195 тонна ашлык суктырган, ә урып-җыю чорында 836 тонна тәшкил итә.
Шоферлар арасында биш көнлектә ындыр табагына ашлык ташуда иң яхшысы дип «Закрома» ҖЧҖдән Рамил Гыйльметдинов танылды.  Ул МАЗ автомашинасында комбайннардан ындыр табагына 5 көн эчендә 481 тонна бөртек ташыган, барлыгы 2236 тонна.
Биш көнлек җиңүчеләренә район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Азат МУСИН.
Л. Богомолов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев