Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урак өсте азагына якынлаша

Агымдагы елда игеннәрне урып-җыю эшләре азагына якынлаша. Район авыл хуҗалыгы идарәсе комбайнчылар һәи шоферлар арасында хезмәт ярышының соңгы бишкөнлегенә йомгак ясаган.

“Лексион“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында бишкөнлек  алдынгысы дип “Козлова М.И.“ КФХдан Александр ХРАМОВ танылган. Ярдәмчесе Эдуард КАЛМЫКОВ белән 5 көндә алар 309 тонна бөртек  суктырганнар (урып-җыю эшләре башланганнан бирле 904 тонна). 
Дон-1500 һәм “Полесье“ комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында “Архангельское“ КФХдан Алексей  БАРСУКОВ алдынгы. “Полесье“ комбайнында ярдәмчесе - улы ИВАН белән 5 көндә алар 315 тонна бөртек суктырганнар (барлыгы 1192 тонна). “Акрос“ һәм “Мега“ комбайнчылары арасында “Кулон“ а/ф-дан Исхак НӘҖИПОВ (рәсемдә) алдынгы булып тора. Ярдәмчесе Роман ДЕРЕВЯШКИН  белән “Акрос-580“ комбайнында алар 5 көндә 496 тонна бөртек суктырганнар (барлыгы 2146 тонна).
СК-5 “Нива“ комбайнчылары арасында бишкөнлектә Леонид ГЛУШКОВ алдынгы булган. Ярдәмчесе Вячеслав ФОКЕЕВ белән алар 5 көндә 144 тонна бөртек суктырганнар (барлыгы 685 тонна).
Шоферлар арасында “Кулон“ а/ф-дан Марат ГАЛИМОВ рәттән өч  бишкөнлек алдынгысы булып тора.  Аның күрсәткече - 5 көндә 975 тонна, барлыгы 4302 тонна бөртек ташыган.
Соңгы хезмәт ярышын төгәлләүче бишкөнлек алдынгыларының барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр  тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев