Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю старт алды

Ра­йон иген­че­лә­ре уңыш урып-җы­ю­га ке­реш­те­ләр. "Коз­лов В.В." КФХ, "Ку­лон" һәм "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­ла­ры, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ бе­рен­че­ләр­дән бу­лып үз ком­байн­на­рын кыр­га чы­гар­ды­лар. Ра­йон бу­ен­ча бар­лы­гы 44 мең гек­тар­дан ар­тык мәй­дан­да бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар уңы­шын урып-җы­я­сы бар, шу­ның 8 мең гек­та­рын көз­ге иген­нәр би­ли. Ев­ге­ний СТА­РОВ 13 июль­дә ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се бел­геч­лә­ре...

Ра­йон иген­че­лә­ре уңыш урып-җы­ю­га ке­реш­те­ләр. "Коз­лов В.В." КФХ, "Ку­лон" һәм "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­ла­ры, "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ бе­рен­че­ләр­дән бу­лып үз ком­байн­на­рын кыр­га чы­гар­ды­лар. Ра­йон бу­ен­ча бар­лы­гы 44 мең гек­тар­дан ар­тык мәй­дан­да бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар уңы­шын урып-җы­я­сы бар, шу­ның 8 мең гек­та­рын көз­ге иген­нәр би­ли.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

13 июль­дә ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се бел­геч­лә­ре ТР Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы вә­ки­ле Ил­нур Са­фин кат­на­шын­да ком­байн пар­кы­ның хә­зер­ле­ген тик­шер­гән­нән соң, "Коз­лов В.В." КФХ ком­байн­чы­сы Вла­ди­мир Шерс­то­би­тов СК-5М ком­бай­нын бе­рен­че­ләр­дән бу­лып ба­су­га - арыш сук­ты­ру­га алып чык­ты, Ка­мАЗ шо­фе­ры Сер­гей Ба­дя­ев ә­сем­дә сул­дан уң­га) ком­байн­нан бе­рен­че аш­лык­ны ын­дыр та­ба­гы­на кай­тар­ды. Шу­шы ху­җа­лык­тан "Мак­дон"­да эш­ләү­че ком­байн­чы Иван Ст­ро­га­нов арыш ур­ды­ру­га ке­реш­те. Әй­тер­гә ки­рәк, шу­шы көн­не ком­байн­нар­ның әзер­ле­ген тик­ше­рү­че ко­мис­сия алар­ның "Коз­лов В.В." КФХ-да әзер­ле­ген юга­ры бә­я­лә­де һәм бал­лар бу­ен­ча бу ху­җа­лык­ка бе­рен­че урын­ны бир­де. Икен­че урын - "Ку­лон", өчен­че­се "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­на би­рел­де. Урып-җыю транс­порт комп­лек­сы­ның әзер­лек то­ры­шы күп күр­сәт­кеч­ләр бу­ен­ча бә­я­лән­де. Ком­байн­нар­ның әзер­ле­ге, ике сме­на­да эш­ләү өчен ком­байн­чы­лар бе­лән тәэ­мин ите­ле­ше, сук­тыр­ган­да бөр­тек юга­лу­ын тик­ше­реп, ком­байн­нар­ның гер­ме­тик­лы­гы, Дәү­ләт тех­ник кү­зәт­че­лек инс­пек­то­ры бир­гән та­лон-до­пуск (эш­кә) бу­лу, ком­байн­нар­ның ян­гын сүн­де­рү ча­ра­ла­ры, ап­теч­ка­лар, мах­сус ки­ем бе­лән тәэ­мин ите­ле­ше, үз­йө­реш­ле чап­кыч­лар­ның һәм та­гыл­ма­лы ур­гыч­лар­ның, үс­те­рел­гән борт­лы ав­тот­ранс­порт­ның әзер­ле­ге һәм аш­лык та­шу өчен гер­ме­тик­лы­гы, ын­дыр та­бак­ла­ры­ның, үл­чәү ху­җа­лы­гы­ның, ын­дыр та­ба­гын­да­гы җи­һаз­лар­ның әзер­ле­ге - бар да тик­ше­рү уз­ды. Дәү­ләт тех­ник кү­зәт­че­лек инс­пек­то­ры Са­мат Вә­лиул­лин сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, күп ке­нә вак фер­мер ху­җа­лык­ла­рын­да ком­байн­нар пар­кы тех­ник ка­рау уз­ма­ган һәм ком­байн­нар бе­лән ида­рә итү­гә та­лон-до­пуск ал­ма­ган. Фер­мер ху­җа­лык­ла­ры­ның һәм­мә­се дә ком­байн­чы­лар­ны ян­гын сүн­де­рү ча­ра­ла­ры, ап­теч­ка­лар, мах­сус ки­ем бе­лән тәэ­мин ит­мә­гән, ә бу мө­һим нәр­сә. Элен­ке-салын­кы йө­рер­гә ва­кыт кал­ма­ды. Уңыш урып-җыю эше көн­нән-көн тем­пын арт­ты­ра ба­ра, авыл ке­ше­се өчен бик ки­е­рен­ке чор җит­те. Хә­ер­ле юл сез­гә, иген­че­ләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев