Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Узган елдан маллар саны азрак

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә 2014 елның 1кварталында терлекчелектәге эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә башланганчы район башлыгы Ринат Салаватовны "Татарстан" агрофирмасының Шахмай бүлекчәсенә башкаручы директор итеп билгеләү турында хәбәр итте, аңа ныклы сәламәтлек, авыл хуҗалыгы җитештерүендә уңышлар теләде.

Хезмәтне саклау
Авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәтне саклауның торышы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова сөйләде. Хезмәтне саклау буенча муниципаль программа кабул ителгән һәм ул гамәлдә. 2013 елда район буенча хезмәт шартларын яхшыртуга 26 млн. сум акча тотылган, быел да аның күләме кимемәячәк. 1 эшләүчегә исәпләгәндә елына 6900 сум (Татарстан буенча - 10 мең сум чамасы) туры килә. Кызганычка каршы, күп хуҗалыкларда хезмәтне саклау махсус киемнәр (спецовка), итекләр сатып алуга кайтып кала. 4 хуҗалыктан ("Архангельское", "Козлова М.И.", "Скоков Н.А." һәм "Игенче") кала бер җирдә дә коллектив килешүләр юк (алар 5 кешедән артык кеше эшләгән һәр коллективта булырга тиеш) - ә бу хезмәткәр һәм эш бирүче арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүче төп документ булып тора.
Тиешле хезмәт шартлары тудырылмау больничныйлар санының артуына китерә - 2013 елда авыл хуҗалыгы производствосында 13 мең эшкә яраксызлык (больничный) көне рәсмиләштерелгән (район буенча барлык тармакларда ул - 32 мең көн). - Кем хезмәт шартлары тудыруга, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә һәм хезмәтне саклауга салкын карый, андыйлар районнан бернинди ярдәм, шул исәптән субсидия алмаячаклар, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
Җитештерү күрсәткечләре
Быел өч айда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов чыгыш ясады.
Кайбер күрсәткечләр буенча район 2013 елдан начаррак эшләгән. МЭТ, дуңгызлар һәм сарыкларның баш саны кимүгә юл куелган, сөт сату 2013 елга карата 97% (барлыгы 4732 тонна), ит сату - 98% (432 тонна) тәшкил иткән.
МЭТ-нең баш саны - 15557, бу 2013 елдагыдан 372 башка кимрәк, ел башы белән чагыштырганда 205 башка күбрәк.
Сөт җитештерүдә арту (399 тоннага) күзәтелә, барлыгы 5649 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан 3 айда 969 килограмм сөт савылган. "Козлова М.И." КФХ, "Игенче" ҖЧҖ, "Архангельское" һәм "Садыйков М.Х." КФХ-да күрсәткечләр әйбәт.
Уртача тәүлеклек артым анализы иң югары артымның (720-860 грамм) фермерлар: Владимир Зубов, Рөстәм Исхаков, Николай Скоков, Сергей Порецкий һәм Марат Садыйков хуҗалыгында булуын күрсәтә, ә "Татарстан" а/ф-ның күпчелек бүлекчәсендә ул 650 граммнан артмый.
МЭТ сатуда уртача тапшыру авырлыгында аерма зур. Фермерлар Олег Анисимов, Илдар Гарифуллин, Зөфәр Нурхамәтов, Владимир Зубов һәм Хәниф Кыямов 430-500 кг авырлыкта булган терлек сатса, "Кулон" а/ф, фермерлар Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, Мария Козлова нибары 100-170 кг авырлыктагы маллар сата.
Бозаулар үрчеме күрсәткече яхшы - өч айда 1900 баш бозау алынган, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 99 башка күбрәк. Бу планда фермерлар Мария Козлова һәм Татьяна Белоглазовалар барыннан да яхшырак эшлиләр.
3 ай эчендә 107 баш МЭТ үлгән, бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 32 башка күбрәк. Үрчемгә карата мал кырылу район буенча 5,6% тәшкил иткән, ә "Кулон" а/ф, "Скоков Н.А.", "Зубов В.С." КФХ-да бу тагы да югары.
2014 елның 1 апреленә район хуҗалыкларында 15557 баш МЭТ (шул исәптә 4905 сыер), 594 баш дуңгыз, 5043 - сарык һәм 644 баш ат бар.
Икътисадый күрсәткечләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисадый мәсьәләләр буенча консультанты Энҗе Шәйдуллина I кварталга хуҗалыкларның икътисадый торышына анализ ясады.
Барлык акчалата керем (выручка) 173 млн. сум тәшкил иткән (шуның 86 млн. сумы сөт җитештерү өлешенә туры килә), бу 2013 ел дәрәҗәсеннән 61%ка югары.
Керемнәр артуына сөткә бәяләрнең үсүе дә йогынты ясаган. Алар уртача 30%-ка диярлек арткан һәм хәзер бер килограммы 20-22 сумга җитә. Әмма, кызганычка каршы, сыер савучыларның уртача хезмәт хакы һәр җирдә дә артмаган. Мартта аларның уртача айлык хезмәт хакы район буенча 13 мең 100 сум тәшкил иткән ("Кулон" а/ф-да, "Архангельское" КФХ-да - 14,7 - 15,1 мең сум). Ел башыннан алып хезмәткә түләүнең тариф ставкалары арткан, тик әлегә бер генә хуҗалык та терлекчеләргә түләү бәясен арттырмаган.
Тиздән терлекләрне көтүлектә йөртү - күп сөт савып алу чоры башланачак һәм һәр җирдә дә хезмәткә түләү бәяләрен яңа тариф ставкаларыннан чыгып исәпләргә кирәк.
Ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин март-апрельдә үткәрелгән ветеринария чаралары, майга нинди эшләр планлаштырылуы турында хәбәр итте, сөтнең сыйфаты һәм сату бәяләре турында идарәдә сатып алулар буенча консультанты Энҗе Гинатуллина сөйләде, шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш саны турында статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова җиткерде.
Районның орлыкчылык инспекциясе начальнигы Рәфис Зиниятуллин чәчүгә орлыклык материал әзерләү турында әйтеп үтте.
Йомгак ясау
Киңәшмәгә йомгак ясап район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге эшләр торышына анализ ясады, сарыкчылыкка игътибарны көчәйтергә ("бу аерым чыгымнар таләп итми торган тармак"), "Татарстан" а/ф-ның Акъяр һәм Тубылгы Тау бүлекчәләрендәге киртә абзарлардагы суны чистарту һәм суыртып алу кирәклеге турында әйтте.
Чәчү эшләре башлану турында сөйләгәндә район башлыгы хуҗалык җитәкчеләре игътибарын туфракта дым каплату, арпа һәм солыны иртәрәк чәчү, механизаторларның туклануын тиешенчә оештыру, кырда мәдәният эше, төзекләндерү буенча үткәрелә торган икеайлык кысаларында ферма һәм мастерской территорияләрендә элементар тәртип булдыруга кагылышлы мәсьәләләргә юнәлдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев