Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Вячеслав Козлов: “Шахмай авыл җирлеге кебек эшләргә кирәк...“

Авыл җирлекләре башлыклары, сөт хәзерләүчеләр һәм эшкәртүчеләр, банк хезмәткәрләре катнашында үткән киңәшмәдә соңгы 4 айда халыктан сөт җыю буенча нәтиҗәләр тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Башта доклад ясаучы - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова авыл җирлекләрендә булган маллар санына анализ ясады. Кайберләрендә терлекләр саны арта, кайберләрендә шул килеш саклана, киметүчеләре дә юк түгел. - Баш саны күрсәткече - авыл тормышының барометры, - дип аңлатма бирде докладка район башлыгы Вячеслав Козлов,- терлекләрнең баш саны - ул авылдагы социаль-икътисадый торыш.
Надежда Попкова 100 баш йортка туры килгән дуңгызлар, МЭТ һәм сарыклар санына анализ ясады. МЭТ буенча Акъяр (222), Тубылгы Тау (215), Шахмай (221), Чабаксар авыл җирлекләре иң алдынгылары. Район буенча тулаем алганда соңгы 4 елда терлекләрнең баш саны акрынлап булса да арта, тик сөт бирүче савым сыерлары соңгы өч елда үзгәрешсез калган - 2190 баш (плюс-минус ун). -Терлекләрнең баш санын арттырырга кирәк, чөнки халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мәшгуль булуы мөһим, бу авыл кешесенең физик һәм әхлакый сәламәтлегенә ачкыч, - диде район башлыгы.
Надеҗда Попкова 2006 елдан 2014 елга чаклы ШЯХ-ны үстерүгә кредитлар алу динамикасы белән таныштырды. 2014 елның 4 аенда 100 йортка ШЯХ кредитлары саны 34 туры килә, республикада ул күбрәк - 41. Кредитлар алуда 100 йортка шул ук Акъяр, Тубылгы Тау, Шахмай һәм Чабаксар АҖ- лидер. Тик соңгы араларда кайбер банклар ШЯХ кредитлары бирүне киметкән. Иң күп кредитны "Ак Барс Банк" биргән - 8 елга 733 кредит (быел 4 айда - 56, башка банклар - 23), 4 айда "Татфондбанк" 98 заявка кабул иткән, 32 килешү рәсмиләштергән, шуларның нибары бишесе генә ШЯХ-ны үстерүгә - 496,5 мең сумлык. Кредит бирүдән баш тарту проценты - 67. Сәбәпләре: түбән хезмәт хакы, начар кредит тарихы, халыкның башка кредитлары булу. Киңәшмәдә баш тартуның кайбер очракларын тикшерделәр, туган хәлдән чыгу юлын эзләделәр.
-Һичшиксез, халык безнең ярдәмгә исәп тота ала, - дип вәгъдә бирде район башлыгы, - АҖ башлыклары, кредит алырга теләүчеләр, банк вәкилләре бергә җыелып, бу мәсьәләне уңай хәл итү юлларын эзләячәкбез. Аннан тыш, төп оешма аша районда "Россельхозбанк" вәкиллеге ачылуга ирешәчәкбез.
4 айда, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, халыктан сөт җыю 3634 центнерга (барлыгы 15263 ц хәзерләнгән), ә сөт өчен исәп-хисап 2 мәртәбә арткан. Бу узган ел белән чагыштырганда хәзерләү бәяләренең 4-5 сумга күтәрелүе аркасында килеп чыккан. 2014 елның 4 аенда халык сөт өчен 22 млн. сумнан артык акча алган, шуның 6 млн. "Карат" СПК, 15 млн. - "Просто молоко" ҖЧҖ (КМС заводы) түләгән. 1 гыйнварга КМС заводы буенча 1 литр сөтнең уртача бәясе 17 сум 95 тиен тәшкил итә, 4 айда ул 95 тиенгә кимегән. "Карат" СПК-да бәя 14 сум 36 тиеннән 17 сум 63 тиенгә күтәрелгән. КМС заводы апрель ае өчен халык белән исәп-хисап ясаган, майның беренче яртысы өчен исәп-хисап ясала башлаган. Сөтнең сыйфаты турында Вячеслав Козлов болай диде: -КМС заводына да, "Карат" СПК-га һәм сөт хәзерләүчеләргә дә сөтнең майлылыгын тикшерүгә һәр көнне проба алырга кирәк, бу туры куллы булмаганнар башкаларга зыян салмасын өчен кирәк. Әгәр майлылыгы түбән икән, сөтне йә алмаска, йә сортсыз дип исәп-хисап ясарга.
Халык исеменнән авыл җирлекләрендә суыткычлар урнаштыру мәсьәләсе күтәрелде, бу башта җыелган сыйфатлы сөтне 2 сорт белән тапшырмас өчен кирәк. "Карат" СПК-ның әле сөт өчен бурычлары бар, аның җитәкчесе якын арада исәп-хисап ясарга ышандырды. Район башлыгы сөт хәзерләүчеләргә бу нисбәттән төгәл булырга, бурычлыларга кыска срокта халык белән тулысынча исәп-хисап ясарга кирәк, дип ассызыклады. Бәяләр аермасына сөт җыючылар халыктан сатып алып хәзерләүчеләргә тапшыру бәясенә контроль булачак. Шахмай авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару турында (тәфсилләбрәк киләсе саннарда) АҖ башкарма комитеты секретаре Гөлназ Нуруллина сөйләде.
-Маллар санын арттыру, кредит белән эш итүдә аларның тәҗрибәсе башкалар өчен үрнәк,- дип мактады район башлыгы шахмайлыларны. - АҖ-дә көтүлек җирләре аз булуга карамастан, терлекләр басуда көтелми.
Ветеринария хезмәте начальнигы Рәфис Хәбибуллин 2014 елның 1 маеннан малларны йортларында (ШЯХ өчен генә) суюга рөхсәт бирелүен искәрде, ветеринария хезмәте келәймә куеп, итне сатуга чыгаруга рөхсәт бирә. Заявка буенча малларга кигәвенгә каршы вакцина ясау өчен авыл җирлекләренә баралар яки АҖ башлыкларына халыкка сату өчен препарат тараталар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев