Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Вячеслав Козлов: «Туклыклы ашату - терлекчелектәге уңыш нигезе»

    Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 9 аенда терлекчелектәге эш йомгаклары буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

    Киңәшмә башланыр алдыннан барлык җыелучылар Яңа Чишмә читендәге «Шакиров А.ТКФХда булдылар. Айрат Шакиров үз хуҗалыгын төзүне 2013 елда нульдән башлый. «Эш башлаучы фермер» программасы буенча 1,5 млн.сум күләмендә грант откан, ферма төзегән, аннан Ленинград өлкәсендә 23 нәселле таналар, ә инде 2019 елда икенче грантка тагын 13 тана һәм трактор сатып алган.

    Бүген КФХда 100 баштан артык МЭТ, шул исәптән 41 сыер бар, көн саен 800 килограммнан артык сөт яхшы бәядән сатыла. Фермер кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерли алган (аның 300 гектар җире бар) һәм хәзер үз бизнесын яхшы алып бара.

    Аннары район хакимиятенең зур залында терлекчелектеге эш йомгаклары буенча фикер алышу булды. Мәгълүмат белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады. - Кызганычка каршы, нәтиҗәләр куанычлы түгел, барлык күрсәткечләр буенча да диярлек 2020 ел дәрәҗәсеннән калышабыз, - дип билгеләп үтте ул. - МЭТнең баш саны 15344 баш тәшкил итә, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 1200 башка кимрәк (93%), сыерлар 5304 баш (402 башка кимрәк – 93%), атлар – 991 баш (73 башка кимрәк – 93%), сарыклар – 1491 баш (115 башка кимрәк – 93%). Терлекләрнең баш санын киметү буенча иң зур өлеш «Агро-Основа» ҖЧҖенә туры килә (1909 башка кимрәк), монда лейкоз белән авыручы сыерлардан арыну бара.

    20758 тонна сөт савылган, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 1324 тоннага кимрәк (94%). Димәк, аны сату да түбәнрәк (18833 тонна, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 910 тоннага кимрәк – 95%). Сатуның уртача бәясе - 25,8 сум/кг.

    Бозаулар саны 4515 баш тәшкил иткән, бу 2020 елга караганда 19 башка кимрәк (99%).

    -2022 елның 1 гыйнварына кадәр терлекләрнең баш санын торгызырга кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы. - Терлекчелеккә республика бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирү шуңа бәйле булачак.

    Икътисадый күрсәткечләр турында районның авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина сөйләде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча безнең район 43 район арасында 40 нчы урында тора. «Закрома», «Агро-Основа» ҖЧҖләрдә генә 22-24 мең сум, калган хуҗалыкларда аена 20 мең сумнан кимрәк түлиләр.

    Бу җәһәттән «АгроРаздолье» ҖЧҖ дә уңай мисал, анда уртача хезмәт хакы аена 38-40 мең сумга җитә. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!

    Агымдагы елда авыл хуҗалыгы оешмалары 56 млн. сумнан артык дәүләт ярдәме алган, тагын 7 млн.сум килер дип көтелә.

    Сентябрь нәтиҗәләре буенча МЭТ санын арттыруда иң яхшы хуҗалыклар булып «Закрома» ҖЧҖ, «Савельев А. А.» һәм «Гарифуллин И. И.» КФХ, ә продукция җитештерү буенча «Козлова М.И.», «Садыйков М. Х.» һәм «Котова О.В.» КФХлар танылды. Барлык җитәкчеләргә күчмә кубоклар тапшырылды.

    Киңәшмә ахырында Вячеслав Козлов агымдагы мәсьәләләргә тукталды. «Терлекләрне ашатуга һәм эчертүгә аерым игътибар бирергә кирәк, терлек азыгын ваклатырга, сусыл, тупас азык, бөртек фуражы һәм минераль өстәмәләр кушарга кирәк. Бу кайбер хуҗалыкларда болай да аз булган азык запасын балансларга, аларның туклануын һәм үзләштерелүен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады ул.

    Район башлыгы пайларны арендага бирү мәсьәләләре буенча барлык хуҗалык җитәкчеләренә пай хуҗалары белән үзвакытында хисап тотарга һәм бу эшне пайчылар белән җыелышлар башланганчы тәмамларга кушты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: