Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Вячеслав Козлов:“Ит һәм сөттән керем - авыл кешесенең төп табышы“

Узган пәнҗешәмбедә быелгысы елның 5 аенда сөт сатып алу буенча үткәрелгән киңәшмәдә хуҗалыгында 4 һәм аннан да күбрәк савым сыеры тоткан район кешеләренә сөт саву аппаратына 33 сертификат тапшырдылар. Район башлыгы Вячеслав Козлов тарафыннан үткәрелгән киңәшмәдә АҖ башлыклары, сөтне хәзерләүчеләр һәм эшкәртүчеләр, башкарма комитет хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.

Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова авыл җирлекләре буенча шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы терлекләрнең баш санына анализ ясады. 2014 елның 1 апреле белән чагыштырганда, май аенда сарыклар һәм дуңгызларның баш саны арткан (2%-ка). МЭТнең баш санын кайдадыр саклап кала алганнар, ә кайбер җирләрдә 1-2%-ка киметкәннәр, ә 11 АҖ-дә 1 дән 6%-ка чаклы үсеш күзәтелә. Савым сыерларының гына баш саны артмый, ә Яңа Чишмә АҖдә аерым хуҗалыклардагы сыерлар саны 8 гә кимегән. Авыл җирлекләре буенча азык хәзерләүне саннарда укып игълан иткәч, район башлыгы печәннең аз әзерләнгән булуын билгеләп үтте.
- Бу бик мөһим мәсьәлә. Буш бакчалардан файдаланырга була, бөтен юл буе үлән, чокырлардан чабып алырга мөмкин. Әйдәгез, кул кушырып утырмыйк, мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк, - диде.
Тагын бер мөһим тема- ШЯХ кредитлары. Безнең район элеккечә 100 йортка кредитлар саны буенча уртача республика күрсәткеченнән калыша. Район буенча ул - 35, Татарстан буенча 10 га күбрәк. Акъяр, Тубылгы Тау, Шахмай АҖ кредит алу буенча алда баралар (63,62 һәм 57) һәм әлеге саннар айдан-айга үсә бара. Мисал өчен, май аенда акъярлылар тагын 4 кредит алган. Черемухово, Буревестник, Красный Октябрь, Екатерина АҖдә бу яктан эшләр начаррак бара - 100 йортка 13 тән 23 кә чаклы кредит туры килә (алынган).
2013 елның әлеге чоры белән чагыштырганда халыктан сөт сатып алу 43% ка арткан, яисә 5186,5 центнерга. 2014 елның гыйнварыннан майга чаклы барлыгы 18332,5 цн сөт сатып алынган. Тапшырылган сөт өчен авыл кешеләре 25 млн. сум акча алганнар, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 млн. сумга күбрәк. "Просто молоко" ИК ҖЧҖ сөт эшкәртүчесенә сөт тапшыру 4 тапкыр диярлек арткан, "Карат" ҖЧҖ-гә тапшыру 1,5 тапкырга кимегән һәм бу кимү дәвам итә. КМС заводы халык белән исәп-хисап ясалырга тиешле акчаның 74%-ын күчергән һәм июньнең беренче яртысы өчен исәп-хисап ясаган, ә "Карат" ҖЧҖ майда бер тиен дә күчермәгән.
Сөтнең сыйфаты турында да күп сөйләнде. Әйтик, Әлки, Алексеевск һәм башка сөт эшкәртүче заводлар, сортсыз сөт дип, "Карат" ҖЧҖ-нең сөтен кабул итүдән баш тартканнар. "Просто молоко" ИК ҖЧҖ хәзерләүчеләре сөтнең сыйфатына контрольне арттыргач һәм майлылыгы түбән булганга кабул итми башлагач, сөт тапшыручы аерым хуҗалыклар сөтләрен үзләре "Карат" ҖЧҖ-кә тапшыра башлаганнар. Соңгы айда сөт җыючылар үзләре 5-30 мәртәбә проба алганнар (Шахмайда сөтнең майлылыгы 1,3 - 4 булса, калганнарында 2,7 дән 3,7 гә чаклы булуы ачыкланган). Моннан таякның ике башлы булуы турындагы гыйбарәне искә алу кирәктер. Сыйфатсыз сөт тапшырып, тапшыручылар исәп-хисап ясый алмыйлар, чөнки андый сөтне сату мөмкин түгел, димәк хәрәмләшү үзенә үк әйләнеп кайта.
- Намуслы сөт тапшыручыларны намуссызларыннан яклау өчен пробалар алу эшен активлаштырырга кирәк. Бүгеннән башлап районның авыл хуҗалыгы идарәсе атна саен майлылыгы түбән булган сөт тапшыручыларның фамилияләре белән газетага сводка биреп барачак, - диде Вячеслав Козлов.
Тулаем алганда, сөт өчен халыкка майның беренче яртысына, кайберләренә июньнең беренче яртысына исәп-хисап ясалган. "Просто молоко" ИК ҖЧҖ филиалы директоры Федор Бурчин бу нисбәттән тоткарлыклар булмавына ышандырды.
- Авыл кешесенең төп кереме - сөт һәм ит. Ышаныч булмаса, нинди стимул турында сүз булуы мөмкин, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь Котова авыл халкының ШЯХ-ны үстерүдә эшлекле активлыгы турында сөйләде. Тәфсилләбрәк бу хакта газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.
"Ак Барс Банкы"ның Яңа Чишмә бүлеге җитәкчесе Исламия Мортазина банкның ШЯХ кредитлары бирү һәм кредитлар алу шартлары турында сөйләде. Районның ветеринария хезмәте начальнигы Рәфис Хәбибуллин исә шәхси сектордагы малларга ветеринария хезмәте күрсәтү турында сөйләде. Киңәшмәдә шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне сату, ШЯХ имиджын булдыру, популярлаштыру һ.б. мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәгә үз хуҗалыкларында дүртәр баш һәм аннан да күбрәк сыер асраган кешеләр чакырылган иде, аларга тантаналы шартларда саву аппаратлары сертификатлары тапшырылды. Бу район башкарма комитетының ШЯХ-ны үстерү программасы буенча "Бердәм Рәсәй" җирле бүлегенең ярдәме белән ясалган бүләге.
- Мин бүләккә нык сөенәм. Аппарат яңа, заманча, ул хезмәтне күпкә җиңеләйтә, вакытны да янга калдыра. Үзебезнеке иске һәм эшләве дә начар иде инде, - дип сөйли Акъярдан Зөфәр Сабиров.
Сөлчәбашта яшәүче Хәмзә Фәтхетдинов 3 баш сыер, 2 баш тана асрый.
- Бу малларның баш санын арттыруга әйбәт стимул. Саву җиңеләя инде, бигрәк тә кышын. Сынап карарбыз, әле аппарат белән савып караган юк иде, - ди. Яңа Чишмәдән Валентина Козлова аеруча мактауга лаек, ул берүзе дүрт баш сыер асрый.
- Саву аппараты уңайлы нәрсә. Кул белән сауганчы бөереңә таянып күзәтеп тору күпкә җиңелрәк. Моның өчен район башлыгы Вячеслав Козловка һәм шушы программаның инициаторы һәм төп эшләүчесе булган район башлыгының элеккеге урынбасары Наилә Мирас кызы Закировага зур рәхмәт, - диде ул.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев