Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Хәерле юл, игенчеләр!

Урып-җыю вакыты җитте - авыл хезмәтчәннәрең җаваплы чоры.

Игенчеләр өчен иң җаваплы вакыт җитте – урып-җыю башланды. Быел игенчеләр өчен уңай ел булды: мул уңыш үстерелде һәм хәзер барлык культураларны югалтуларсыз җыеп алу таләп ителә.

Район буенча барлыгы 70 мең гектарга якын бөртекле һәм техник культуралар җыеп аласы бар. Шул исәптән 15 мең гектардан артык көзге культуралар, 2200 га – сабан бодае, 4770 га – арпа, 430 га – солы, 350 га – ашлык кукурузы, 220 га ясмык һәм 20 гектар вика белән борчак.

Зуррак мәйданны – 51300 гектардан артык җирне югары маржиналь техник культуралар били: 25,1 мең гектар рапс, 14300 га – май орлыгына көнбагыш, 2650 га – соя, 4060 га – майлы җитен, 260 га– горчица һәм 740 гектар – киндер.

Комбайннарның техник әзерлеге начар түгел, үзара тикшерүләр шуны күрсәтә. Урып-җыю вакытында комбайннарның герметик булуына һәм янгыннан саклану чаралары белән тәэмин ителешенә аеруча игътибар бирергә кирәк.

Урып-җыюда 80 гә якын комбайн эшләячәк, ә урып-җыю мәйданы 70 мең гектарга якын һәм бу аз мәйдан түгел. «АгроРаздолье» ҖЧҖенең һәм «Чишмә-Агро» ҖЧҖенең эре агрофирмалары комбайннарны читтән җәлеп итәчәк, чөнки аларның урып-җыю мәйданнары шактый зур.

Урып-җыю чорына ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш турындагы сорауга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов, эре хуҗалыкларның ягулык-майлау материаллары запаслары бар, ә урта һәм вак КФХлар буенча мәсьәлә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәрәҗәсендә карала, дип җавап бирде.

Кайбер хуҗалыкларда ындыр табаклары, үлчәү хуҗалыклары, сортларга аеру һәм киптерү агрегатларын әзерләү буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр бар әле – аларны да яңа уңышны кабул итүгә тулысынча әзерләргә кирәк.

Алдагы еллардагы кебек үк, районда урып-җыюга беренчеләрдән булып «Агрораздолье» ҖЧҖендә керештеләр.

Без 100 гектар мәйданлы басуга килдек, анда 8 комбайн көзге бодайны җыеп бетереп килә иде.

- Бездә көзге бодай 8700 гектар мәйданны били, - диде агроном Александр Прытков.  - Күп тапкырлар минераль тукландыру, чүп үләннәргә, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш нәтиҗәсендә менә дигән уңыш үстерелде. Әлеге кырдан гектарына 55 центнердан артык чыкты, тагын да яхшырак кырлар бар.

Гомумән алганда, көзге бодай гектарына 60 центнер уңыш бирер дип көтәбез, әлегә бары тик 1500 гектарда гына уңыш җыеп алынды.

Шулай ук 7000 гектардан артык мәйданны биләгән рапсның да уңышы яхшы булыр дип көтәбез.

-Бездә барлык комбайннар да нигездә яңа, кадрлар белән тәэмин ителгән, - дип белдерде Александр. - Запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары белән проблемалар юк, запаслар бар.

 - Эш шартлары нормаль, көнгә ике тапкыр тәмле итеп ашаталар, хезмәт хакы зур, техника көйсезләнмәсә һәм һава торышы уңай булган шартта, бик теләп эшлибез, - ди комбайнчылар Сергей Суслов белән Сергей Насейкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев