Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Районда язгы кыр эшләре башланды

Район игенчеләре өчен җаваплы чор җитте — язгы кыр эшләре башланды. 2024 ел уңышының язмышы — район хуҗалыкларының эшне ничек уңышлы башкарып чыгуына бәйле булачак.

Язгы кыр эшләре барышында 45 мең гектардан артык туңга сөрелгән җирләрдә дым каплатырга кирәк. Моның өчен тәүлеклек башкаручанлыгы 7200 гектардан артык булган 110 тырмалау агрегаты бар. 
Шулай ук 21700 гектарда көзге культураларны һәм 6500 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга һәм тырмаларга кирәк. Агымдагы елда барлык чәчү мәйданы 45 мең гектардан артык тәшкил итәчәк. Шул исәптән сабан бодае — 9950, арпа — 4950, солы — 570, вика — 300, бөртеккә кукуруз — 3600, берьеллык үләннәр — 1480 гектар.
320 гектарда — күпьеллык үләннәр, силоска кукуруз — 640 гектар мәйданда яңартылачак. 

Агымдагы елда югары керемле техник культуралар мәйданы шактый артачак. Бу «Агро-Основа» ҖЧҖгә яңа инвесторлар килү белән бәйле(анда бөртекле сабан культуралары, әйтергә кирәк, бөтенләй булмаячак), шулай ук «АгроРаздолье» ҖЧҖ мондый маржиналь культураларга өстенлек бирә.
Быел 5730 гектар җитен, май орлыгына көнбагыш — 9500 гектарга якын, соя — 2150, горчица — 1900 һәм 11 мең гектарга якын рапс чәчеләчәк. Техник һәм бөртекле культуралар чәчүлек мәйданнарының 50шәр процентын билиячәк. 

Чиста парлар өчен 14 мең гектарга якын мәйданны калдыру планлаштырыла. 
Чәчүдә 115 чәчкеч һәм 28 чәчү комплексы, 122 культиватор җәлеп ителәчәк, 250гә якын трактор эшләячәк (алар, нигездә, кадрлар белән комплектланган). Уңай һава торышында һәм барлык агрегатлар ватылмыйча эшләгәндә язгы-кыр эшләрен 10-12 көн эчендә башкарырга кирәк.
Район буенча 18,4 тоннадан артык минераль ашлама бар (тәэсир итүче матдә исәбеннән (т. и. м.) гектарына 113 кг). «АгроРаздолье» ҖЧҖдә барыннан да күбрәк ашлама туплаганнар (т. и. м. 267кг/га), ә менә вак КФХларда ашлама бөтенләй юк. 

"Госсельхозцентр«ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин хәбәр иткәнчә, уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек, аларны тукландырырга һәм хәлгә карап, саклык белән тырмаларга кирәк.

Орлыклар белән барлык хуҗалыклар да тәэмин ителгән. Техник культуралар мәйданнары кискен арту сәбәпле, эре агрофирма җитәкчеләре көнбагыш һәм җитен кебек культура орлыклары белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәләр.
17 апрельгә район буенча көзге культураларны тукландыру 3042 гектарда башкарылган. Бу эшне «АгроРаздолье» һәм «Закрома» ҖЧҖ алып бара. 
«АгроРаздолье» ҖЧҖ дә шулай ук тырмалау эшләрен алып бара −1800 гектардан артык дым каплатканнар.

«Садыйков М. Х.» һәм «Гыйбадуллин И. Ф.» КФХларында күпьеллык үләннәрне тырмалауга керешкәннәр, алар 120 гектарда тырмалаган инде.
«АгроРаздолье» ҖЧҖ игенчеләре рапс чәчүгә керешкәннәр. Бу майлы культура 200 гектарга якын мәйданда чәчелгән инде.

Һава торышы җылы һәм коры, димәк чәчү темплары көн саен артачак, дигән сүз.

«АгроРаздолье» ҖЧҖдә уҗымнарны тукландыру бара.
«АгроРаздолье» ҖЧҖдә рапс чәчәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев