Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Яңа Чишмә“ агрофирмасында – яңа җитәкче

    Үткән җомгада "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалында (Шахмайда) филиал бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, филиал составына керүче АҖ башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә оештыру мәсьәләсе каралды. "Сөт иле" ҖЧҖ гендиректоры Минсәгыйрь Нуртдинов җыелучыларга филиалдагы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Кызганычка каршы, 2015 ел дәрәҗәсенә карата сөт җитештерү буенча артта...

    Үткән җомгада "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалында (Шахмайда) филиал бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, филиал составына керүче АҖ башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә оештыру мәсьәләсе каралды.

    "Сөт иле" ҖЧҖ гендиректоры Минсәгыйрь Нуртдинов җыелучыларга филиалдагы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Кызганычка каршы, 2015 ел дәрәҗәсенә карата сөт җитештерү буенча артта калу бар, үткән ел өчен хезмәт хакы түләнеп бетмәгән. Җәмгыять җитәкчелеге бүлекчә белгечләренә һәм җитәкчеләренә хезмәт хакын түләү күләменең нибары 70%ын гына түләү мәсьәләсен хәл итәчәк, ә калган 30%ын алар терлекчелектәге эшләр җайга салынганнан соң гына алачаклар (хезмәт хакын түләү терлекчеләргә һәм механизаторларга кагылмый - алар аны тулы күләмдә алачак). Терлекчелектәге биремне арттыру өчен җәмгыять филиалында резервлар һәм мөмкинлекләр бар.
    Аннан соң М. Нуртдинов "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы директоры Гомәр Сөләймановны үзенең урынбасары итеп билгеләү турында игълан итте. Ул Аксубай, Алексеевск, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарындагы дүрт агрофирмага курьерлык итәчәк һәм алардагы, Чистай элеваторын да кертеп, авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен җавап бирәчәк.
    Гомәр Сөләйманов урынына "Сөт иле" ҖЧҖ гендиректоры әмере, Яңа Чишмә районы башлыгы ризалыгы белән Сабиров Наил Гаяз улы билгеләнде. Ул 1960 елда туган, Чирмешән районының Лашман авылыннан. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче Н. Сабиров Чирмешән районында җитәкче вазыйфаларда эшләгән.
    Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында Гомәр Сөләймановка районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне, намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, яңа эш урынында уңышлар теләде, Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.
    Яңа билгеләнгән филиал җитәкчесе Наил Сабировка район башлыгы уңышлар теләде, филиалга райондагы сөрү җирләренең 30%-ы, малларның - 46, сыерларның 70%-ы туры килә, районның муллыгы, бөтенлеге филиалның нәтиҗәле эшләвенә бәйле, дип билгеләп үтте ул.
    Үз чиратында, Наил Сабиров район һәм "Сөт иле" ҖЧҖ җитәкчеләренә үзенә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, үзенең Шахмайда яшәргә җыенуын, билгеләнгән көннән зур җаваплылык тоеп үз вазыйфаларын үтәргә керешәчәген әйтте, барлык бүлекчә җитәкчеләрен һәм белгечләрне соңгы нәтиҗәгә исәп тотып, көйле эшләргә чакырды.
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов һәм Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин озак еллар бергә хезмәттәшлек иткән Гомәр Сөләймановка рәхмәтләрен җиткерделәр. Аңа Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, яңа эш урынында уңышлар теләделәр.
    -Үзебезнең авылда мин 42 елга якын эшләдем, шуның 27 елын хуҗалык җитәкчесе булып, - диде җавап сүзендә Гомәр Сөләйманов. - Дистә еллар дәвамында күбегез белән бергәләп хуҗалык проблемаларын хәл иттек, киләчәктә дә уртак эшебезне дәвам итәрбез дип ышанам, мин әле беркая да китәргә җыенмыйм. Үземнең яңа эшкә, яңа вазыйфага билгеләнүемне мин белемемне һәм тәҗрибәмне "Сөт иле" системасын үстерүгә бирү мөмкинлеге дип карыйм, - дип ассызыклады ул.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: