Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә район мәктәпләрен тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе булды (Фоторепортаж)

Яңа Чишмәдә чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашу тантанасы 24 июньдә узды.

Яңа Чишмә районы мәктәпләренең 52 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен бу кичә  моңсу елмаюлар, дулкынлану, укытучыларга һәм ата-аналарга бетмәс-төкәнмәс рәхмәт хисләре белән тулы иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район мәгариф бүлеге мөдире Анна Бутина урта белем турындагы аттестатларны тапшырдылар.

Алар бәйрәмгә җыелучыларның һәммәсен дә бу истәлекле көн белән җылы котладылар.

Аеруча да рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр белән 12 чыгарылыш сыйныф укучысы һәм аларның әти – әниләре бүләкләнде.

2022 елгы чыгарылышта алтын медальгә ия булучылар:

Илфат Исмәгыйлев һәм Рамил Миргазов - Зирекле лицеен тәмамлаучылар;

Владислав Борисов - Ленино урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы;

Ксения Попкова һәм Наталья Юдинцева - Яңа Чишмә урта мәктәбен тәмамлаучылар;

Әнисә Миръякупова һәм Лилия Саттарова - Шахмай урта мәктәбе;

Алия Вафина, Анастасия Ефимова, Анастасия Лобанова, Диана Сөниева һәм Дмитрий Трунов – Яңа Чишмә гимназиясе.

Анна Бутина чыгарылыш сыйныф укучыларына үгет-нәсихәт, изге теләкләрен җиткерде һәм: «Яшьләр дөньяны үзгәртергә тырыша, үзгәртегез, әмма яхшы якка», - диде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов хәзерге чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр алу өчен укуларын дәвам итәргә, сайлаган тармакның белемле белгечләре булуларын теләде. Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз. Безнең район да яшь белгечләргә мохтаҗ һәм сезне, үзенең энтузиазмы, яхшы якка омтылышы белән аны тагын да матуррак итәргә омтылучыларны көтә”, - диде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау өчен сүз аларның әти-әниләренә бирелде. Рафис Вафин: "Безне, әти-әниләрне. балаларыбыз өчен шатлык һәм горурлык хисләре били. Мәктәпнең 11 елы артта калды - сезнең тормышыгызның бу бик мөһим этабы һәм сез аны укытучылар, ата-аналар белән бергә уздыгыз. Хәзер сез олы булдыгыз һәм киләчәктә ниләр эшләячәксез - бары тик сездән, әйләнә-тирә дөньяга, үзегезнең мөнәсәбәтегездән генә тора. Әмма без, ата-аналар, һәрвакыт янәшәдә булачакбыз, һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, кирәк булса, киңәшләребезне әйтербез. Хәерле юл, сезгә, дигән изге теләкләрен ирештерде.

Укучылар исә мәктәпкә, ата-аналарга рәхмәтләрен  шигырьләр, җырлар һәм биюләре аша җиткерделәр.

Йолдызлы кичә паркта фотосессия, бәйрәм кичке ашы һәм төнге Яңа Чишмә буйлап йөрү белән дәвам итте. Яңа көннең таңын һәм яңа тормыш башлануын күңелле итеп каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев