Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районы буенча бөртекле культураларның 40%ка якыны җыелган

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 11 августка булган оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, район буенча 15 мең гектарда бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык бөртекле культуралар мәйданының 39%ын тәшкил итә.

Суктырылган бөртекнең гомуми күләме 74 мең тонна тәшкил иткән, уртача уңыш гектарыннан - 49,6 центнер. Арыш тулысынча җыеп алынган, көзге бодай 11200 гектарда (77%) җыелган. Арпа 3000 гектарда җыеп алынган, бу әлеге культура чәчелгән мәйданның 31%ы.

21 мең гектарны биләгән майлы культураларның 500 гектарыннан аз гына артыгы (көзге шепкән һәм горчица) җыеп алынган.

Басуларда көн саен 70-75 комбайн эшли («АгроРаздолье» ҖЧҖ комбайннарының бер өлеше күрше районнарга күчкән, анда да җәмгыятьнең урып-җыю мәйданнары бар).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев