Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан

Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан.

«Агростартап» программасы буенча ике гариза бирелгән һәм икесе дә 1,5 млн.сумлык грантлар алган.

Яңа Иванаеводан Надежда Мишагина бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерүгә грант алачак.

Акъярдан Рәмзис Сәлахов җиләк культуралары үстерүгә, аерым алганда, кура җиләге үстерүгә грант откан.

Бу авыл эшмәкәрләре КФХ, эш урыннары булдырырга һәм грантлар алганнан соң 18 ай эчендә проект куәтенә чыгарга тиеш.

«Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча «Скоков Н.А.» КФХсы 8,7 млн. сум күләмендә грант откан. Грант акчалары 200 баш күләмендәге МЭТны иткә симертүгә тотылачак.

Грантны үтәү шартлары буенча фермер ике эш урыны булдырырга һәм грант алган көннән алып 24 ай эчендә проект куәтенә чыгарга тиеш.

Николай Скоков шулай ук грант акчасына терлек азыгы әзерләү өчен ике көпчәкле трактор сатып алырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев