Авыл хуҗалыгы
Яңа трактор
Быел "Вәлиев Ф.Р." КФХ ның үз фермер хуҗалыгында киләчәктә терлекчелекне үстерүгә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан грант отуы хакында без язган идек инде.
Грант акчаларына катнаш азык линиясе сатып алынган һәм урнаштырылган, бу азыкның үзләштерүчәнлеген шактый яхшырта, димәк, сыерлардан бирем дә арта дигән сүз. Шушы көннәрдә фермер 1,5 млн. сумлык көчәйтелгән алгы мостлы яңа МТЗ-82 тракторы да алып кайткан. Трактор ачкычын намуслы һәм тәҗрибәле механизатор Николай Патренкинга тапшырганнар. Ел азагына кадәр КФХ планы буенча сыерларның баш санын 140 ка кадәр җиткерәчәкләр, эшкә терлекчеләр һәм механизаторлар алачаклар. Азык төяү, печән, салам, сенаж кайтару (кертү) өчен шушы көннәрдә яңа тракторга ПКУ-0,9 (төягеч) сатып алыначак һәм урнаштырылачак. Болар бар да сыер савучылар һәм терлекчеләр хезмәтен шактый җиңеләйтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев