Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңачишмәлеләр актив тавыш бирделәр

18 сентябрьдә иртәнге сәгать 8 дә райондагы 27 сайлау участогы да ачык иде һәм иртәдән үк сайлаучыларның югары активлыгы күзәтелде.

Район үзәгендә урам тулы халык булды, сайлауга гаиләләре, дуслары белән җыйнаулашып бардылар, очрашканда бер-берсен бәйрәм белән котладылар.
- Район халкы өчен - бу зур бәйрәм, биредә һәркем иртәгәсе көнгә катнашы булуын аңлый, - диде безгә яшьләр лидеры Светлана Мартышова.
Яңа Чишмә районында сайлау участоклары эшли башлап 4 сәгатьләп вакыт узганда сайлаучыларның 60 проценты тавыш биргән иде инде.
Мисалга, районда иң зур саналган РМЙ-да урнашкан сайлау участогында көндезге сәгать 12гә шушы участокка беркетелгән 652 кеше тавыш биргән иде инде, шулай да халык агыла торды. Шулай да иң актив сайлаучылар Акъяр һәм Екатериновка авыллары сайлаучылары булгандыр, биредә сәгать 12 гә сайлаучыларның 75 проценты, Волчья Бистәсе һәм Шахмайда 74 проценты тавыш биргән.
Тавыш бирү гадел һәм ачык булды. Сайлау процессының "үтә күренмәлелеген" барлык сайлау участокларында дүрт партиядән: "Бердәм Россия", "Справедливая Россия", "Коммунисты России" һәм ЛДПР-дан 111 күзәтүче һәм бер мандатлы округтан - кандидат Айрат Хәйруллинның 27 күзәтүчесе күзәтте. Сайлау участокларында 27 РЭЭБ хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклады.
Сайлаулар тыныч үтте, шушы процесста гражданнарның иреге бозылмады. Кешеләр паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алдылар, тавыш бирү өчен кабиналарга уздылар , чыкканда аларны урнага салдылар.
Район халкының югары активлыгы турында Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Нина Иванова да сөйләде:
- Барлык участокларда да без сайлаучыларның актив катнашуын күрдек, барлык сайлау участоклары план режимында эшләде, бернинди дә штаттан тыш хәлләр яисә тәртип бозулар булмады.
Шулай итеп, безнең районда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча Бердәм тавыш бирү көне уңышлы үтте, тавыш бирүдә сайлаучыларның 98,31%-ы (11171 кеше) катнашты.
Якынча сайлау нәтиҗәләре
Рәсәй буенча
РФ ҮСК-нең якынча мәгълүматларына караганда, Рәсәйдә сайлаучыларның 48%-ы чамасы тавыш биргән. Иң күп тавышны "Бердәм Россия" җыйган - бу партия өчен сайлаучыларның 54,19%-ы тавыш биргән. Аннан соң КПРФ бара - 13,34%, аннан ЛДПР - 13,14% һәм "Справедливая Россия"гә - 6,23% тавыш бирелгән. Калган партияләр 0,1 -2,4% тавыш җыйган һәм Дәүләт Думасына үтә алмаганнар.
Татарстан буенча
ТР ҮСКнең якынча мәгълүматларына караганда, Татарстанда сайлаучыларның 79%-ы чамасы сайлауларга барган. "Бердәм Россия" өчен сайлаучыларның 85,3%-ы, КПРФ өчен - 4,07%, "Справедливая Россия"өчен - 2,26%, ЛДПР өчен 2,24%-ы тавыш биргән. Калган партияләр 2% тан кимрәк тавыш җыйган. Барлык бер мандатлы алты округ буенча да "Бердәм Россия" партиясеннән булган депутатлыкка кандидатлар җиңү яулаганнар.
Район буенча
ТСК мәгълүматлары буенча, Яңа Чишмә районында халыкның 98,2%-ы сайлауга барган. "Бердәм Россия" инандырырлык җиңеп чыккан - аның өчен сайлаучыларның 97,5%-ы тавыш биргән. ЛДПР өчен 0,81%-ы тавыш биргән, КПРФ өчен - 0,74%, "Справедливая Россия" өчен - 0,19%. Калган партияләргә тавыш бирүчеләр саны аз.
Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Айрат Хәйруллин җиңгән - аның өчен сайлаучыларның 76,27%-ы тавыш биргән.
Район башлыгы Вячеслав Козлов сайлау комиссияләре әгъзаларына, авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә эшләнгән эшләр өчен, ә барлык сайлаучыларга сайлауларда күрсәтелгән гражданлык активлыгы, дөрес, бердәм фикердә булганнары өчен рәхмәт белдерде, һәммәсенә ныклы исәнлек һәм иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев