Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яхшы хуҗаның барысы да исәпкә алынырга тиеш

Район Советы һәм башкарма комитет җитәкчелеге, АҖ башлыклары, бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмә үткән киңәшмә беркетмәләрен тикшерүдән башланды, алар тулысынча үтәлгән диярлек. Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов март һәм апрельдә туган АҖ башлыкларын туган көннәре белән котлады һәм Данияр Гайнуллинга, Җәлил Гайфетдиновка, Фәрит Исмәгыйловка, Җәүдәт...

Район Советы һәм башкарма комитет җитәкчелеге, АҖ башлыклары, бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашында финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмә үткән киңәшмә беркетмәләрен тикшерүдән башланды, алар тулысынча үтәлгән диярлек.
Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов март һәм апрельдә туган АҖ башлыкларын туган көннәре белән котлады һәм Данияр Гайнуллинга, Җәлил Гайфетдиновка, Фәрит Исмәгыйловка, Җәүдәт Җәләлетдиновка бүләкләр тапшырды.
Район бюджеты үзен-үзен тәэмин итәрлек булсын һәм актив рәвештә тулылансын, ә дотацияләр хисабына яшәмәсен өчен, район казнасы өчен акча табуның мөмкин булган теләсә нинди законлы юлларыннан файдалануны күздә тотучы грамоталы финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бару кирәк. Бу муниципаль милеккә караган биналарны арендага бирү, күчемсез милекнең исәпкә алынмаган объектларын һәм җирләрне салым базасына кертү, хуҗалык итүче субъектлардан салымнар буенча бурычларны, төрле төр недоимкаларны, аренда түләүләрен һ.б. түләү турында хаклы таләп итү. Бу хәзерге катлаулы икътисадый шартларда тагы да актуальрәк.
Киңәшмәдә катнашучылар 2015 елның 1 кварталында район бюджетының үтәлеше, муниципаль күчемсез милектән файдаланган өчен аренда түләүләре, районның бюджет оешмаларында электр энергиясе һәм газ чыгымнары буенча (газ буенча экономия 180 мең сум, электр энергиясе буенча экономия 92300 квт/сәг.) хәлләр торышы белән таныштылар. -Без бушка эшлибез. Бездә 1 кв метр бинаны җылытуга куллану нормасы зур, кайбер авылларда буш биналарны да җылытабыз. Ни өчен акчаны санамыйбыз? Ни өчен финанс палатасыннан, яки милек мөнәсәбәтләре палатасыннан акчаны экономияләү нисбәтеннән тәкъдимнәр юк? - диде район башлыгы Вячеслав Козлов.
Оешмалар, министрлыклар белән килешүләр буенча түләүдә акча күчерүне, кирәкле ихтыяҗларны (ягулык-майлау материаллары, ярышлар үткәрү һ.б.) финанслау срокларын ачыкладылар.
-Бөтен дөнья кредитлар белән яши, без киресенчә, аванс белән бирәбез, - дип тәнкыйтьләде район башлыгы, - мәгез, янәсе, сезгә 2 млн. сум акча, ярты ел дәвамында файдаланыгыз. Айлык нормадан чыгып кына түләргә кирәк. Киңәшмәдә электрон документлар әйләнешенең мөһимлеге, капиталь ремонттан соң күчемсез милек объектларын яңа бәядән вакытында рәсмиләштерү, хуҗасыз фермаларны, биналарны, мөлкәтне, промышленность җирләрен рәсмиләштерү, бюджет һәм АҖ акчаларын АҖ ихтыяҗлары өчен тоту, буш биналарны тапшыру өчен арендачыларны актив эзләү, шулай ук моның өчен күрелгән тәгаен чаралар турында гәпләштеләр.
Мисалга, "Яңа Чишмә" а/ф буенча аңа караган 254 объектның бары 115-се генә теркәлгән, җир салымы да теркәлгәннәреннән генә түләнә.
-Бүгенгесе көндә НДФЛ кереме ел саен кими бара, биредә яңа юллар эзләргә кирәк. Бүген төп резерв - җирдән компенсация алу, - дип йомгак ясады район башлыгы Вячеслав Козлов. - Безгә шушы юнәлештә эшләргә кирәк.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев