Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яшь механизатор үрнәк күрсәтә

    "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ-дә яз­гы кыр эш­лә­рен баш­ка­ру­да Чис­тай сов­хоз-тех­ни­ку­мы­ның өчен­че курс сту­ден­ты Сер­гей Оси­пов зур өлеш кер­тә. МТЗ-1221 трак­то­рын­да ул бөр­тек­ле һәм азык куль­ту­ра­ла­рын чә­чү өчен җир­не на­мус бе­лән һәм сый­фат­лы итеп баш­ка­ра.

    Ху­җа­лык­ның баш аг­ро­но­мы Юрий Пет­ров сүз­лә­ре бу­ен­ча, Сер­гейның ин­де чә­чү эш­лә­рен­дә бе­рен­че тап­кыр гы­на кат­на­шуы тү­гел, эш­не җа­нын-тә­нен би­реп баш­ка­ра һәм аңа һәр­чак та­я­ныр­га бу­ла. Хә­зер ул туф­рак­ны куль­ти­ва­ци­я­ләү бе­лән мәш­гуль, элек-туң­га сө­рел­гән җир­ләр­не тыр­ма­ла­ган. Ба­ла чак­тан ук тех­ни­ка сер­лә­ре­нә аны шу­шы ху­җа­лык­та ме­ха­ни­за­тор бу­лып эш­ләү­че әти­се өй­рәт­кән. Сер­гей 16 яшен­нән тех­ни­ка­да мөс­тә­кыйль рә­веш­тә эш­ли баш­лый һәм бу­ла­чак һө­нә­рен (бел­геч­ле­ген) сай­лау оч­рак­лы бул­ма­ган.

    Ел са­ен ки­е­рен­ке чор­да ул трак­тор ру­ле ар­ты­на уты­ра һәм үз хез­мә­те бе­лән авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­сен җи­теш­те­рү­дә зур өлеш кер­тә. Эш­тә ал­ган тәҗ­ри­бә­се аңа уку­ын­да да яр­дәм итә һәм ан­нан ме­нә ди­гән бел­геч ки­леп чы­га­чак. Ху­җа­лык җи­тәк­че­се Тать­я­на Бе­лог­ла­зо­ва да аның эшен юга­ры бә­я­ли. Яшь ме­ха­ни­за­тор кө­не­нә 40 гек­тар­дан ар­тык җир эш­кәр­тә. Бы­ел­гы чә­чү­дә Сер­гей 235 гек­тар туң­га сө­рел­гән җир тыр­ма­ла­ган һәм 400 гек­тар­дан ар­тык җир­не куль­ти­ва­ци­я­лә­гән. Бү­ген­ге­се көн­гә "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ ҖЧҖ 1700 гек­тар мәй­дан­да бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар чә­чү­не тө­гәл­лә­гән, хә­зер азык куль­ту­ра­ла­ры чә­чә­ләр, ул 1000 гек­тар мәй­дан би­лә­я­чәк. Бу яз­гы чә­чү­дә 118 нче ҺУ уку­чы­ла­ры Вла­ди­мир Но­ви­ков, Алек­сандр Ма­ка­ров, Ан­тон һәм Алек­сандр Зу­ба­рев­лар әй­бәт эш­ли­ләр.

    Яз­гы кыр эш­лә­рен­дә бар­лы­гы 40 тан ар­тык ке­ше кат­на­ша. Ху­җа­лык­та Ни­ко­лай Ст­ре­лов, Алек­сей Бар­су­ков, Ни­ко­лай Ме­фодь­ев, Сер­гей Бар­су­ков, Иван Ер­шов, Ана­то­лий Бар­су­ков ал­дын­гы ме­ха­ни­за­тор­лар. А. Бар­су­ков 22 ел эш­лә­гән МТЗ-80 трак­то­рын­да эш­ли. Чә­чү­дә кат­на­шу­чы­лар өчен бө­тен шарт­лар ту­ды­рыл­ган: хез­мәт­кә сти­мул би­рү­че әй­бәт шарт­лар эш­лән­гән, ике мәр­тә­бә кай­нар аш бе­лән тәэ­мин ите­лә­ләр, Тать­я­на Ми­хай­лов­на ме­ха­ни­за­тор­лар­га си­га­рет­лар­ны да кыр­га ил­теп би­рә. Ке­ше­ләр­гә күр­сә­тел­гән игъ­ти­бар нә­ти­җә­сен дә би­рә - чә­чү оеш­кан төс­тә ба­ра, ки­лә­се ел уңы­шы­на нык­лы ни­гез са­лы­на.

    Евгений Старов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: