Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ятим балаларга – яңа торак

Яңа ел алдыннан районыбыздагы ятим балалар өчен сөенечле вакыйга булды - алар тиешле федераль программага туры китереп төзелгән яңа өй ачкычлары алдылар.

Мәйданы 36 кв.метрдан артык булган яңа йортларны өч ай эчендә Казанның төзүчеләр фирмасы торгызды. Йортлар 7,5 сутыйлы (мәйданы) участокларда урнашкан, сарае да бар, ә өйгә якын гына мунча да төзелгән. Өй эчләрендә җылы, якты, салкын һәм кайнар суы, газы кергән, плитәсе дә бар, өстәвенә мунча да әзер.
Яңа өй ачкычларын тапшырганда район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк аларны өй туе һәм Яңа ел белән котлады, торакка карата сакчыл мөнәсәбәттә булуларын һәм иминлек теләде.
Бу көнне абыйлы-энеле Ринат Бадыкшанов һәм Алексей Быков, аларның сеңелләре Галина Быкова, шулай ук Марина Карцева (аның кечкенә кызы да бар) яңа тораклы булдылар. Аның абыйсы Сергей өчен шул ук программа буенча район үзәгендәге күп фатирлы йорттан фатир сатып алынган.
Марина Карцева өй туена туганнары белән килгән, яңа өйгә ул бик тә сөенде, Яңа ел бәйрәме көннәрендә яңа өйгә күченергә җыенуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X