Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әйбәт хәзерләнгәннәр

    "Коз­лов В.В." КФХ ин­же­нер­ла­ры, шо­фер­ла­ры һәм трак­тор­чы­ла­ры ав­тот­ранс­порт­ны һәм трак­тор пар­кын тех­ник ка­рау үт­кә­рү­гә хә­зер­лек ба­ры­шын­да зур эш баш­кар­ган­нар. 4 ап­рель­гә бө­тен тех­ни­ка ди­яр­лек әзер­лек ли­ней­ка­сы­на ку­ел­ган иде. Ев­ге­ний СТА­РОВ Ху­җа­лык ба­за­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә ти­гез саф­лар бу­лып 14 Ка­мАЗ, тех­ник яр­дәм ма­ши­на­сы, тә­гәр­мәч­ле һәм чыл­быр­лы 25 трак­тор, 10 җи­ңел ав­то­мо­биль, баш­ка...

    "Коз­лов В.В." КФХ ин­же­нер­ла­ры, шо­фер­ла­ры һәм трак­тор­чы­ла­ры ав­тот­ранс­порт­ны һәм трак­тор пар­кын тех­ник ка­рау үт­кә­рү­гә хә­зер­лек ба­ры­шын­да зур эш баш­кар­ган­нар. 4 ап­рель­гә бө­тен тех­ни­ка ди­яр­лек әзер­лек ли­ней­ка­сы­на ку­ел­ган иде.

    Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Ху­җа­лык ба­за­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә ти­гез саф­лар бу­лып 14 Ка­мАЗ, тех­ник яр­дәм ма­ши­на­сы, тә­гәр­мәч­ле һәм чыл­быр­лы 25 трак­тор, 10 җи­ңел ав­то­мо­биль, баш­ка мах­сус тех­ни­ка бас­кан. Транс­порт­ка ка­рап то­ру да рә­хәт­лек би­рә: бар да чис­та, бу­ял­ган, кон­ве­йер­дан яңа төш­кән ди­яр­сең, гәр­чә кай­бер ма­ши­на­лар 20 ел­дан ар­тык фай­да­ла­ныл­са да. Һәр бе­рәм­лек транс­порт өчен яңа ме­ди­ци­на ап­теч­ка­сы, ут сүн­дер­геч, ти­еш­ле буяу са­тып алын­ган, ә шо­фер­лар һәм ме­ха­ни­за­тор­лар ты­рыш­лы­гы бе­лән ма­ши­на­лар һәм трак­тор­лар өр-яңа ке­бек бул­ган. Дви­га­тель­ләр, кү­пер­ләр, ку­зов­лар, при­цеп­лар бу­ял­ган, вак-тө­як ва­ты­лу­лар бе­те­рел­гән. Вла­ди­мир Коз­лов сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ав­то­ма­ши­на­лар­га үт­кән юлы­на тәң­гәл ки­те­реп ва­кы­тын­да тех­ник хез­мәт күр­сә­тү ар­ка­сын­да алар­дан озак һәм җи­теш­те­рү­чән фай­да­ла­ныр­га мөм­кин. 15 ел­лап эш­лә­гән трак­тор­лар һәм ав­то­ма­ши­на­лар бар, алар­ның эш­ләү сро­гын озай­ту өчен Яр Чал­лы­да мах­сус ре­монт оеш­ма­ла­рын­да ка­би­на­ла­рын һәм аг­ре­гат­ла­рын алыш­ты­рып, ка­пи­таль ре­монт үт­кә­ре­лә.

    Тех­ник ка­рау баш­лан­ган­чы кеч­ке­нә ге­нә ки­ңәш­мә бу­лып ал­ды, аны ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов үт­кәр­де. Ул "Коз­лов В.В." КФХ шо­фер­ла­ры­на һәм ме­ха­ни­за­тор­ла­ры­на тех­ни­ка­ны тех­ник ка­рау­га әй­бәт хә­зер­лә­гән­нә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де, кал­ган авыл ху­җа­лы­гы җи­тәк­че­лә­рен тех­ни­ка­ны ки­е­рен­ке ритм­да хә­зер­ләү­гә өн­дә­де. СГ­ТО конт­ро­ле­ры Егор Ко­тов һәр ав­то­ма­ши­на­ны җен­тек­ләп тик­шер­де, тор­моз сис­те­ма­сы­ның, электр җи­һаз­ла­ры­ның, руль ида­рә­се­нең тө­зек­ле­ге­нә, ма­ши­на­ның до­ку­мент­ла­ры бу­лу­га ае­рым игъ­ти­бар би­рел­де.

    Дәү­ләт тех­ник кү­зәт­че­лек инс­пек­ци­я­се­нең дәү­ләт инс­пек­то­ры Са­мат Вә­лиул­лин һәр­бер трак­тор­ны, трак­тор­чы та­нык­лы­гы бу­лу­ны, тех­ни­ка­ның бар­лык сис­те­ма­ла­ры­ның тө­зек­ле­ген тик­шер­де. Тик­ше­рү­че­ләр тех­ни­ка­ның әзер­ле­ге­нә әй­бәт бәя бир­де­ләр, кай­бер вак-тө­як ким­че­лек­ләр якын ара­да бе­те­ре­лә­чәк.

    Тех­ник ка­рау үт­кә­рү - бу яз­гы чә­чү­гә әзер­лә­нү эта­бы. Тех­ник ка­рау­га әй­бәт хә­зер­лә­нү­не исәп­кә ал­саң, ху­җа­лык­та яз­гы кыр эш­лә­ре комп­лек­сы оеш­кан төс­тә ба­ра­сы­на шик кал­мый.

    Рә­сем­дә: Е. Ко­тов ав­то­ма­ши­на­ны тик­ше­рә, уң­да В. Коз­лов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: