Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Юлиядә ир-ат һөнәре

Безнең заманда күп өлкәдә хатын-кызлар ир-ат һөнәрен ышанычлы төстә үзләштерәләр. Безнең районда да шундый хатын-кызлар бар. Мисал өчен, "Яңа Чишмә" а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсендә Юлия Минабетдинова мастерской (остаханә) мөдире булып эшли. Юлия үзе бик әрсез, җитез һәм шушы сыйфатлары аңа эшендә дә ярдәм итә. Аның эштәге төп бурычы - запас...

Безнең заманда күп өлкәдә хатын-кызлар ир-ат һөнәрен ышанычлы төстә үзләштерәләр. Безнең районда да шундый хатын-кызлар бар. Мисал өчен, "Яңа Чишмә" а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсендә Юлия Минабетдинова мастерской (остаханә) мөдире булып эшли.
Юлия үзе бик әрсез, җитез һәм шушы сыйфатлары аңа эшендә дә ярдәм итә. Аның эштәге төп бурычы - запас частьләр белән тәэмин итү. Аның үз машинасы бар. Запчасть кирәк икән, ул Шахмайдагы үзәк складтан үзе алып кайта. Ул тәэмин итүче дә, гараж мөдире дә. Кайчакларда баш инженер барлык бүлекчәләрдән заявка бирә һәм ул Казанга, Яр Чаллыга, Чистайга, Түбән Камага, Әлмәткә запас частьләр алырга китеп бара. Йә үз машинасы белән, әгәр дә инде эрерәк әйбер алып кайтырга кирәк булса, КамАЗ бирәләр. Җитәкчелек тә зарланмый: җаваплы, намуслы хезмәткәр, барлык техника да тәртиптә, диләр.
-Авыл хуҗалыгы техникасы гаражы мөдире саф ир-атлар вазыйфасы санала. Сезгә авыр түгелме соң?
-Юк. Мин бала чактан ук техника янында. Әтием бензин ташый торган ГАЗ-53 машинасында эшләде, үзенең "копейкасы" бар иде. Ул аларны ремонтлады, мин һәрчак янәшәдә булдым. Аңа ачкычлар, гайкалар (шөрепләр) биреп тордым. Әйтергә кирәк, мин 8 ел руль артында. Ирем Азат та стажлы механик. Бала чагымда әтиемнән өйрәндем, хәзер- иремнән. Ирем К-700 дә эшли. Мин монда эшләргә килгәндә тракторлар буенча барысын да белә идем. Мисал өчен, МТЗ-82 тракторы. Ул безнең йортта бар. Ирем трактор янына чыкса, мин дә шунда - тотышырга, әйләндерергә булыштым.
Юлия Фирганә өлкәсеннән, Чаллы Башына 25 ел элек күчеп кайткан, Шахмай мәктәбендә укыган, 13 ел элек монда кияүгә чыккан (ике кызы - 7 һәм 11 яшьлекләр, мәктәптә укыйлар). Шушы дәвердә ул үлчәүче, сыер савучы, бозау караучы һәм, хәтта, ферма мөдире булып та эшләгән, әмма әлеге эше җанына тагы да якынрак. Гаражда берничә дистәгә якын механизатор эшли, алар белән дә бит белеп эш итәргә кирәк дип саный ул. Ирләр арасында авторитет казану җиңел түгел, тик ул алар белән уртак тел тапкан:
- Бу вазыйфада ир-атлар белән белеп эш итү мөһим. Егетләргә килсәк, алар әйбәтләр! Яхшы эшлиләр. Миңа ни дә булса аңлашылмаган чакларда һәрчак аңлаталар.
-Сезгә эшләве җиңел бугай, бернинди дә кыенлыклар юк кебек?
-Һәр эшнең үз авырлыгы бар инде ул. Запчасть булса - проблема юк, булмаса - кыен инде, - ди Юлия.
Кайчакларда техника кырда ватыла, димәк Юлиянең эш көне нормада булмаган графикта.
-Чәчү яки урып-җыю эшләре вакытында эш күбрәк, кышын да гараж тулы техника инде анысы, йә бер деталь кирәк, йә икенчесе. Кыскасы, эш кышын да, җәен дә җитәрлек. Ял көннәре, бәйрәмнәр юк. Бары алга, алга барырга, - ди Юлия.
-Менә минем территория, - ди ул, "Лексион"нар, "Дон"нар, тракторлар һәм башка техника куелган иркен мәйданны (ремонтлау) кулы белән күрсәтеп. - Монда минем производство да, уку да - көндезге дә, читтән торып уку да - барысы бергә.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев