Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

АГАЧЛАРНЫ КАЙЧАН АГАРТЫРГА?

Агачларны елга ике тапкыр: язын март-апрельдә һәм көзен октябрь азагы-ноябрь башында агартырга кирәк. Көзен температура +5 оСтан артмаганда, коры һава торышы сакланганда агарталар.

Иң элек кәүсәне мүк, лишайниклардан чистартырга кирәк. Көздән агартканда кәүсәдә кышларга җыенган корткычлар үлә, зарарлы чир чыганаклары кими. Агарту кәүсәне кояш нурлары пешерү, суыкларда чатнау куркынычын киметә.
Кәүсәне агарту өчен әзер кушылмалар да сатыла. Иң файдалысы — сыер тизәге, балчык кушылмасы. 1 кг балчыкка каймак хәленә килгәнче су салырга, шулкадәр үк сыер тизәге, сүндерелгән известь кушарга. 1 чиләккә 100 г исәбеннән бакыр купоросы өстәргә мөмкин, ул авырулардан саклый.
Җиләк-җимеш куаклары һәм агачларының үсентеләрен агачлар яфрак коярга тотынгач утырта башлыйлар. Безнең төбәктә октябрь уртасына кадәр утыртырга ярый. Орлыклы (алма, груша, айва һ.б.) һәм җиләк культураларын — көздән, ә төшле җиләк-җимеш культураларын (чия, слива, абрикос һ.б.) язын утырту яхшырак.

Интернет челтәреннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев