Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Балаларны дөрес тәрбияләү - безнең бурыч

Баланы ачулансаң – үпкәләве, мактасаң – узынып китүе бар. Шулай булгач, аларны ничек тәрбияләргә соң диган сорау туа.

Өч яшькә кадәр бала уенчыкларын җыештырырга өйрәнмәгән икән, аны моңа өйрәтү җиңел булмаячак. Шуңа күрә сабый чактан ук бала белән уртак тел табарга өйрәнергә, алар өчен вакытны кызганмаска кирәк. Күп кенә аңлашылмаучанлыклар ата-аналарның үзләренә кайтып кала. Кызганыч, бүген эштән арып кайткан ата-аналар балаларына вакыт бүләргә ашыкмый шул. Аларга “Туйдырдың инде”, “Вакытым юк” дигән сүзләрне әйтү җиңелрәк. Әмма төрле сүзләр белән кире борганчы ата-аналар: ”Бүген бик арыдым, эштә бик авыр булды, иртәгә мин сиңа вакытымны кызганмам”, – дип үзләренең халәтен аңлата белсеннәр иде.

Ата-аналар арасында баласының мөмкинлегенә карамыйча, вундеркинд итеп күрергә теләүчеләр дә очрый. Начар билге алган өчен ачуланучы гаилә башлыкларына нинди киңәшләр биреп була. Башта ни өчен начар укыганлыгының сәбәпләрен ачыклау зарур. Бәлкем, аның хәтере начардыр, йә булмаса моңа физиологик, психологик факторлар йогынты ясыйдыр. Шулай ук уку мотивы бозылу да сәбәпче булырга мөмкин. Башлангыч сыйныф укучысында уку теләге көчле булса, 5-8 сыйныфларда ул түбәнәя, 10-11 сыйныфларда тагын арта. Гуманитар өлкәне яраткан бала төгәл фәннәрне начар үзләштерергә дә мөмкин. Укытучы белән аңлашылмаучанлыклар да укучыда белем алу теләген киметүгә китерә. Шуңа күрә баладан бары “5”легә укуны таләп итү дөрес түгел.

“Интернет челтәреннән”

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X