Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Ике-өч эштә эшләүне тыярга мөмкиннәр...

Ел башындагы мәгълүматларга караганда, Россиянең 13,5 процент халкы фәкыйрьлек чигендә яши. Барысында да диярлек ипотека, кредит. Хезмәт хакының күп өлеше шул бурычларны түләүгә китә. Көче һәм теләге булган кешене нишләп әле эштән тыярга?!

Россиядә уртача алганда бер кеше аена 51 мең сум акча эшли икән. Алай бик аз да түгел кебек, әмма шәһәрләр һәм төбәкләр арасында аерма шактый зур. Быелның беренче кварталында Россия гражданнарының 53,7 проценты хезмәт хакын 27 мең сумнан кимрәк алган. Һәр дүртенче кеше 27-45 мең сум акча эшләгән. Татарстанда исә уртача хезмәт хакы 39,5 мең сумны тәшкил итә. 

Акчаның күзе юк, тегесенә, монысына түли-түли, кесә бик тиз бушый. Шуннан кеше акча күбрәк түләнә торган эш карый башлый, ә кайберләре өстәмә эш таба яки шул ук эшендә таләп ителгәннән күбрәк эшләү җаен карый. 

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштырудан күренгәнчә, ирләрнең 58 проценты, ә хатын-кызларның 38 проценты атнасына 40 сәгатьтән артыграк эшли. Һәр унынчы кеше исә өстәмә эштә эшли икән. Аларның саны күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки күбесе үзенең ике эштә эшләвен яшерә. Тиздән аларына да эшсез калу куркынычы янарга мөмкин. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Вострецов Россия Премьер-министры Михаил Мишустиннан берьюлы ике җирдә эшләүне тыярга сораган. Аның сүзләренчә, яшь белгечләргә эш юк, ә күпләр ике эштә хезмәт куя. Шул ук вакытта ул икешәр җирдә эшләүне рәхәт тормыштан түгел икәнлеген дә таный һәм төп окладны күтәрергә кирәк дигән фикерне дә җиткерә. Бер оешмада хезмәт куеп, икенчесендә өстәмә эшләсә, соңгысы өчен, кагыйдә буларак, ярты окладны гына тәкъдим итәләр. Бу очракта эш бирүче ота гына. 

Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох хезмәткәрләр тарафыннан үз ихтыярлары белән үз өсләренә чиктән тыш эш алу проблемасы чыннан да бар һәм аны хәл итәргә кирәк дигән фикердә тора.  
– Әмма шул ук вакытта өстәмә эшне тулысынча тыю бу проблеманы чишәргә булышмый. Беренчедән, эш көне дәвамында эшләүне таләп итми торган эшләр бар. Шуңа да тулы ставкага кеше яллау предприятие өчен отылшлы түгел. Ә хезмәткәр, бер генә оешмага эшкә йөреп, тулы көн эшләмичә, үзен тәэмин итә алмый. Өстәмә эшне тыйсалар, бу очраклар хезмәт базарының “соры” секторына күчәчәк. Икенчедән, өстәмә эшне тыю хезмәт хакын күтәрүгә китермәячәк. Предприятиеләр өстәмә кешеләрне эшкә алып, шул ук хезмәт хакы фондын бүләчәк. Өстәмә эшне тыю шулай ук ялган хезмәт килешүләре барлыкка килүгә дә этәрергә мөмкин. Хезмәт хакларын күтәрү лаеклы максат, тик барыбер түбәнрәк керемлеләр һәм шунлыктан өстәмә эш табарга теләүчеләр һәрвакыт булачак. Керемнәрне арттырып кына өстәмә эш табу теләге бетмәячәк. Бәлки, бер оешма эчендәге өстәмә эш алып баруны бетерү җаен караргадыр, чөнки охшаш вазифаларны алып баручылар бар. Хуҗа кешенең өстәмә эш өчен хезмәткәрләренә акча түләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, – ди ул.   

Өстәмә эш алып баручылар арасында узган сораштырудан күренгәнчә, икенче эшкә алынуның төп сәбәбе – акча җитмәү. Икенче сәбәпне атаучылар да аз түгел. Аларның буш вакытлары күп яки сменалы эштә эшлиләр. Берничә тәүлек ял иткәч, өстәмә акча эшләү өчен вакыт та кала, шартлар да бар, дигән алар. Сәламәтлеге, көче һәм теләге булган кешене нишләп әле эштән тыярга?! 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ike-ch-esht-eshlne-tyyarga-mmkinnr

Чыганак:http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ike-ch-esht-eshlne-tyyarga-mmkinnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев