Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә

1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.

Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте сөйләде.

«РФ Хезмәт кодексы нигезендә 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. ТР Президенты Указы нигезендә, 2021 нче елның 13 нче маенда Ураза бәйрәме игълан ителгән һәм эшләми торган көн булып санала», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала. Майның беренче эш атнасы — дүрт көнгә, ә икенчесе өч көнгә кадәр кыскартылачак. Моннан тыш, 30 апрельдә һәм 12 майда эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев