Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәетләрдә җан авазы

Бала хәсрәтләре сызлатса

Яңа Чишмәдә яшәүче (ул Сөлчә Башта туган) Минабетдинова Хашия Исмәгыйль кызының Чаллыда яшәгән бердәнбер малае Рамил кинәт үлеп китә (тромбасы өзелгән). Улы Чаллыда җирләнгән. Аның улына багышлап язган бәетне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Кыйблалардан искән моңсу җилләр,

Агач яфракларын кузгатса,

Һич дәва юк икән, йөрәгеңне,

Бала хәсрәтләре сызлатса.  

***

Чишмә суын алыр өчен 

Чыгам инешләр аша.

Күңелдәге моң-сагышны, 

Чыгарам шигырь аша.

***

Ябалак тау башларына

Йөгереп менәр идем.

“Ал балаңны, бир җаныңны”

 Дисәләр, бирер идем.

***

 Пуховой шәлләр алдырдым     

 Оренбур каласыннан.

 Бәхетле ана аерылмый, 

 Бердәнбер баласыннан!

 ***

 Сандугачлар су эчәләр

 Алмагачта тезелеп.

 Нигә болай сагынам икән,

 Баламны үзәкләрем өзелеп.

 ***

 Аклы ситса күлмәгемнең 

 Алдына кара тамган. 

 Беркемгә дә белгертмимен,  

 Бөтен эчем, ут алган.

 ***

 Ялгыз каен булмый диләр,

 Ялгыз каен үрләрдә.

 Ялгыз каеннардай ялгыз,

 Мин бүгенге көннәрдә.

 ***

 Бала – йөрәкнең җылысы,

 Гасырларга барыр тавышы.

 Бала, бала, барлык аналарның

 Бәхете һәм ачы язмышы.

  ***

 Гел бәхетле булып булмый,

 Бик бәхетсез көннәр күп.

 Мендәр читен юешләтеп

 Елап чыккан төннәр күп.   

 ***

 Йолдызларсыз, айсыз төнем,    

 Тәрәзәмә чиртә таң алды.   

 Газиз улым ташлап киткәч,

 Көннәрем дә төндәй караңгы.

 ***

  Язам әле күңелем дәфтәренә,

  Сагышларны ничек басарга?

  Бу дөньяда үзем исән чакта

  Шигырьләрдән һәйкәл ясарга. 

 Чәчкә куйдым, балам, кабереңә,   

 Йоклый идең, ахры, тоймадың.    

 Баш очыңда басып тордым озак,   

 Уянырсың, диеп уйладым.

 ***

 Битләремә әллә яңгыр тамды,

 Яшь атылды әллә күземнән.

 Туфрагыңа кулым кагылса да,

 Сыйпап сөям кебек йөзеңнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X