Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәетләрдә җан авазы

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында гомер иткән һәм шушы көннәрдә бакыйлыкка күчкән якташыбыз, тарихчы, ТРның атказанган музей хезмәткәре Мидхәт ага Газыймовның якты истәлегенә багышлана

Бәетләрдә җан авазы

Мидхәт абыйга

Бәет яза идең, Мидхәт абый,

Мәетләрне олылап барысына.

Үзеңә соң кем бәет язар,-

Дигән сорау килде башыма...

«Әгузе» әйтеп башлыйм әле,

Бәетләр бит шулай башлана…

Халкыбызның асыл заты китте,

Үзәк өзелә, күңел сагышлана.

Синең киткәнлекне хәбәр итеп,

Казаннардан Йолдыз шалтыратты,

Лидия язган эсемеска, диеп

Шундый олы кайгы таратты.

Ышанасы килми бу хәбәргә,

Кичтән генә әле сөйләштек.

Шахмай Касыйм абый вафат иде,

Һәммәсен дә бераз гәпләштек.

Мидхәт абый, нигә иртә киттең?

Калдылар бит бик күп эшләрең.

Бик тырышып үзең азаккача

Китап чыгару өстендә эшләдең.

Әле җәен генә тәмам булды

Күп төзәтмә керткән «Хәтер»ең...

Акчасы да үземнән, кызый, дидең,-

Изге иде синең күңелең.

Зур тырышлык куеп, күбебезнең

Шигырьләрен китап иттең син,

Тырыш инде, кызый, янә китап тупла,-

Васыятең әйтеп киттең син...

Җае чыгар әле берәр ничек,-

Шигырьләрең әзер булсыннар...

Шулай бурыч куйдың, Мидхәт абый,

Бер эшләрмен,- җыела торсыннар...

 Ә, син, әнә китеп бардың бүген,-

Мәүлид ае, матур көннәрдә.

Күңелең якты иде, Мидхәт абый,

Урының булсын Оҗмах түрендә.

Җәннәтләрдән урын сорыйм сиңа,

Озак яшә халкың күңелендә.

Гаиләңә һәм балаларыңа

Сабырлык бир һәм бир исәнлек.

Музеең да сине искә алып,

Һәйкәл булып торсын истәлек!

Барлык көчең кергән, тырышлыгың,-

Үзең тудырган, гүя зур тәхет.

Матур яшәп, күркәм кеше булып

Истә калу - үзе зур бәхет!

Тыныч йокла, Мидхәт абыебыз,

Сине искә алып торырбыз.

Белгән догаларны укырбыз да,

Сиңа атап дога кылырбыз...

11.10.2022 ел.

****

Кырык бердә аның әтисе чыгып киткән сугышка.

Бер Аллаһмы ятимлекне язган аңа тумыштан.

Шундый көчле рухлы итеп чарлаганмы ул еллар.

Белем иленә тырышлык күрсәткәнме чын юллар.

Мәктәптә әйбәтләп укып, шунда ук эшкә калган.

Өч ел солдатлардан йөреп, дөньяны күреп кайткан.

Читтән торып укырга кергән Казан универына.

Дипломда тарихны язган багышлап авылына.

Шуннан киткән - яп-яшь килеш чал тарихка алынган.

Музей эшенә мәктәбендә беренче адымнар салынган.

Укучылары да үзе кебек, йорттан - йортка йөрегән.

Абыйларын күр син әнә - бар эшкә дә өлгергән.

Материалларны туплаганнар бик тырышып, күп итеп.

Музейга бина сораганнар зурдан кубып, нык итеп.

Зирекле музее гел дә булды һәрвакыт эшчән.

«Музей абый», «Музей бабай» барды бик туры эздән

Юлы киң, кыйбласы якты маяк булып торды ул.

Күпләрнең күңеленә үтеп кереп илаһи нур сипте ул.

Һәм һич көтмәгәндә генә мәңгелеккә китте ул.

Урыны җәннәттә булсын, караңгы гүре якты.

Догадан һич калдырмабыз, ул моңа бик тә хаклы.

Миләүшә ХаликоваАкъяр авылы. 12.10.2022 ел.

 

Мидхәт абый Газыймов истәлегенә

Авылыбызның каһарманы

Китеп барды арадан.

Кылган барлык эшләренә

Тагын бер кат күз салам.

Гомер буе тараттыгыз

Рухи байлык халыкка.

Авылыбызның һәр кешесен

Керттегез Сез тарихка.

Сез булдырган музейны

Еракларда беләләр.

Еш булдылар ул музейда

Бик тә олы түрәләр.

Сез чыгарган китапларда

Авылыбызның тарихы.

Урнашкан урыны, табигате,

Халкыбызның язмышы.

Сез чыгарган бәетләрне

Тирә-якта белделәр.

Туганыма бәет яз, дип

Бары Сезгә килделәр.

Сокланмыйча мөмкин түгел,

Сезнең башкарган эшкә.

Алтын белән исемегезне

Язып куярлык күккә.

Йолдыз булып балкыйсыз Сез

Илебезнең күгендә.

Сезнең кебек кешеләрнең

Урыны җәннәт түрендә.

Мидхәт аганы белгән барлык кешеләр исеменнән Камил Вафин, Яр Чаллы. 12.10.2022 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев