Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Чаллы Башыннан икетуган Гыйльмановлар язмышында Әфган сугышы тирән эз калдыра

Кызыл йолдыз орденлы Гыйльмановлар

Истәлек булып калган хатлар

«Сәлам хаты. Исәнмесез, минем өчен якын булган әти, әни, апа һәм Фәнис. Сезгә кайнар солдат сәламе белән улыгыз Фәнил дип укып үтәрсез, сәлам барлык туганнарга, дусларга, Раифнең әтисенә. Бүген 26 март. Сездән, Фәнис энем, өч хат алдым. Хатың өчен зур рәхмәт. Менә бүген язарга булдым...».

Әфганстаннан язылган хат башы бу. «Хезмәтемә ияләнеп киләм инде, өйгә кайтырга бер ел гына калды», - дип тә яза ул анда.

Ә 30нчы мартта Фәнил Гыйльманов хезмәт иткән подразделение үткәргеч торба трассасында патрульлек иткәндә засадага эләгә. Атыш башлана, Фәнилнең башына пуля эләгә, үлгәннән соң ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Икетуганы – Әфганстанда хезмәт иткән Раиф Гыйльманов та – Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Аңа исә бу тау-ташлы ут оясыннан исән-сау кайтып, тыныч тормышның тәме-гамен татырга насыйп итә Аллаһ.

Раиф та, Фәнил дә (паспорты буенча – Габделфәнил) – Чаллы Башы авылы егетләре.

Фәнил Әсгать улы Гыйльманов 1962 елның 4 февралендә туа. Әфганстанга Түбән Камадан мобилизацияләнә.

Фәнил Әсгать улы Гыйльманов 1962 елның 4 февралендә туа. Әфганстанга Түбән Камадан мобилизацияләнә.

Гаиләләре белән шул шәһәргә күченеп килә алар. Бала чактан спорт белән кызыксына, аеруча көрәшне үз итә. Шәһәрдә генә түгел, республикада да призлы урыннар яулый, 1нче разряд нормативларын үти. 1979 елда Энерготөзелеш техникумына техник-механиклыкка укырга керә. 1980 елның 9 апрелендә исә армиягә алына – уку да, киләчәккә планнар да, хыяллар да өзелеп кала...

«Фәнил частьта тәэминатчы иде (снабженец). Үзен менә дигән сугышчы, тугры дус итеп күрсәтте. Холкы белән тыныч үзе, ләкин иптәшләре арасында нинди абруйлы икәнен күрсәгез сез. Андый кешене хөрмәт итмәү мөмкин түгел иде», - дип яза соңрак аның турында өлкән лейтенант Н.Шаповалов. – Без аны һәрвакыт шат һәм ачык күңелле итеп күрергә гадәтләнгән идек. Кайвакыт, сирәк кенә моңсуланган чагы туры килсә, «өеңнән начар хәбәрләр бармы әллә?» дигән сорауга «юк, сагындыра гына» дип җавап бирә иде. Сездән аерылып тору авыр иде аңа, ләкин беркайчан да кәефен төшермәде».

Унтугыз яшьлек егет кенә бит әле ул бу вакытта: якыннарын, үз туган ягын сагынгандыр шул.

Егетнең соңгы көне турында дусты Таһир болай дип искә ала: «Фәнил ул вакытта старшина ярдәмчесе иде. Алар безнең гарнизон аша узып киттеләр. Кабинада командир белән шофер, кузовта бер таҗик егете белән Фәнил иде. Бездә ипи бушаттылар. Без Фәнил белән бераз сөйләшеп алдык. Ул гадәттәгечә шаян һәм ачык иде. Алар китеп баргач, мин рациягә утырдым. Озак та үтмәде, замполит шалтыратты: «Духлар» машинага һөҗүм иткән. Шофер шундук һәлак булган, старшина сикереп төшкән, ә кузовтагылар турында бер хәбәр дә юк».

Күзәтеп барырга уңайлырак булсын дип кузовның ян-ягына утырган егетләр дә һәлак була. Әле яшәргә дә өлгермәгән ачык йөзле, кечелекле, ярдәмчел Фәнил Гыйльмановның гомере шулай өзелә. Әфганстанда һәлак булган түбәнкамалыларның икенчесе була ул.

Әнкәй! Бик кайгырма, яме,

Бик елама минем өстемдә.

Яраларым кабат яңарырлар

Йөрәгемдә, минем эчемдә.

 

 Дуслар!

Ташламагыз минем әнкәемне,

Бик ярата идем мин аны,

Минем кебек итеп яратыгыз

Дөрләп янган газиз анамны.

И кешеләр! Безне онытмагыз,

Безгә әле бары унтугыз.

Кушыгыз сез Фәнил, Хәниф диеп,

Туса әгәр нәни улыгыз.

Бу юллар Әфганда һәлак булган Түбән Кама егетләренә багышланган бәеттән.

 

Утлы чыныгу

Туганнан туган энесе Раиф – 1969 елгы. Чаллы Башы авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Ул чордагы һәр яшь егет кебек үк, аның да Ватанны саклар өчен армия сафларына бару теләге була. 1987 елда хыялы чынга аша: армиягә алына. Бераздан юл капчыгы аскан 18 яшьлек егет Төркмәнстанның чик сакчылары отрядына кушыла. Өч ай хәрби әзерлектән соң, Әфганстанның Калайн-Нау шәһәренә җибәрәләр.

БТР йөртүчесе була. Әфганстанның корып-яргаланып беткән тау-ташлы юлларыннан бик күп тапкырлар үтә, кайвакыт икешәр-өчәр ай әфган авылларын дошманнан чистарталар. Хәвефле текә тау юллары буйлап, куркыныч трассаларны дистәләгән тапкырлар үтәргә туры килә; дошман юлны миналый, борылышларда снайперлар сагалап тора.

Бик җаваплы бер операция вакытында Раифның БТРы минага эләгеп шартлый: ул контузия ала. Ашхабадтагы хәрби госпитальдә бер ай дәваланганнан соң, яңадан үз отрядына кайта. Ләкин бераз хезмәт иткәч, хәле авырая, тагын госпитальгә озаталар.

Гыйльманов Раиф Әфган җиреннән 1989 елның 10 февралендә чыгып, армия хезмәтен шул елның 25 маенда төгәлли. Аның хезмәтен, батырлыгын хөкүмәт югары бәяли – 1989 елның мартында Кызыл йолдыз ордены белән, 1988 елда «Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа» медале, «70 лет Вооруженных сил СССР» медале белән, 1989 елда «За отличие в охране государственной границы СССР» медале белән бүләкләнә. Моннан тыш, аның Дәүләт Куркынычсызлыгы Комитеты тарафыннан бирелгән Рәхмәт хаты һәм кул сәгате бар.

Раиф бүгенге көндә гаиләсе белән туган авылында яши, хатыны (югары категорияле татар теле укытучысы Кадрия Гыйльманова Шахмай мәктәбендә эшли) белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр.

Әфганстан исә Гыйльмановлар нәселенең хәтер төпкелендә сагышлы да, хәвефле дә яра булып кала бирә. Гомернең кадерен дә, бәһасезлеген дә искәртеп тора ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев