40 ел элек без нәрсә турында язган идек
Хөрмәтле укучылар! 2024 елда без даими рәвештә 1984 елгы газеталарга күзәтүләр бастырдык.
Моның кызыклы булуы турында фикерләр аз булмады: күп кенә укучыларыбыз язмаларда үзләренең исем-фамилияләрен, шулай ук әти-әниләрен күрделәр һәм безгә мәкаләләр өчен рәхмәт белдерделәр.
Шуңа күрә быел да без 1985 елгы газеталарга күзәтү ясауны дәвам итәчәкбез; редакциядә 40 ел элек чыккан газеталарыбыз саклана.
1985 елда РСФСР һәм ТАССР Югары Советына, шулай ук халык депутатларының Яңа Чишмә район һәм авыл Советларына сайлаулар узган. Шуңа күрә депутатлыкка тәкъдим ителгән кандидатларга багышланган «Лаеклыларга – ышаныч күрсәтик!» рубрикасында язмалар байтак басылган.
«Яңа Чишмә хәбәрләре", 1985 елның 10 гыйнвары
«Кызыл Октябрь» совхозы эшчеләре коллективы Виталий Макаров, Рәхимә Хәертдинова, Суфия Ибраһимованы район Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтте.
Петропавеллылар район Советына депутатлыкка Александр Скоков, Евгений Старов һәм Михаил Быковны кандидат итеп күрсәтте.
Екатерина Бистәсе сайлаучылары район Советына депутатлыкка Лидия Красникова, Александр Савин һәм Анатолий Гурьевны, ә Рус Чабаксары сайлаучылары кандидат итеп Александр Игнатьев һәм Василий Алякинны тәкъдим итте.
«Сельхозхимия» РО коллективы КПССның Яңа Чишмә райкомы беренче секретаре Гариф Хафизовның ТАССР Югары Советына депутатлыкка кандидат булырга лаек дип саный.
“Яңа Чишмә хәбәрләре”, 1985 елның 17 гыйнваре
Хуҗалык җитәкчеләре, партия оешмалары секретарьлары һәм зооветеринария белгечләре белән үткәрелгән киңәшмәдә терлекләрне кышлатуның барышы турында фикер алыштылар.
ХХ партсъезд исемендәге колхозда терлекчелектә ирешелгән яхшы нәтиҗәләр билгеләнде. Биредә һәр сыердан көнгә уртача 9-10 килограмм майлылыгы югары булган сөт савыла.
«Советская Татария» газетасы исемендәге һәм «Красный Октябрь» совхозында да күрсәткечләр начар түгел; «Кичуй», Куйбышев исемендәге колхоз, «Закамский" совхозы исә – артта калучылар сафында.
Социалистик ярышларда җиңүче дип ХХ партсъезд исемендәге колхоз танылды, аңа күчмә Кызыл Байрак тапшырылды. Сыер савучылар арасында иң яхшы күрсәткечләр шушы ук колхоздан Валентина Холина һәм Антонина Мельниковада.
Эре мөгезле терлекләр симертүдә «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Салих Гаязов җиңүче дип табылды, бозаулар үстерүдә иң яхшы күрсәткечләр «Кичуй» колхозыннан Гөлнара Габдрахманова һәм «Черемуховский»совхозыннан Антонида Публиковада.
«Татарстан» колхозы сыер савучысы Рәхилә Гарифуллина 1984 елда үз йөкләмәләрен вакытыннан алда үтәде һәм лаеклы рәвештә колхозның иң яхшы сыер савучы булып санала.
Рәсемдә: «Татарстан» колхозы сыер савучысы Рәхилә Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев