40 ел элек без нәрсә турында язган идек
Яңа Чишмә районында 1985 елга кабул ителгән социалистик йөкләмәләр, 1984 елга терлекчелек буенча йомгаклар, «Җиңүнең 40 еллыгын каршылап» рубрикасы астында сугыш ветераннары турында мәкаләләр – 40 ел элек шулар турында язган идек.
“Яңа Чишмә хәбәрләре”, 1985 елның 19 феврале
Район хезмәтчәннәренең район советына депутатлыкка кандидатлар белән очрашулары дәвам итә. «Татарстан» колхозы һәм «Красный Октябрь» совхозы коллективларында «Татарстан» колхозы рәисе Р.Г. Лотфуллин, «Сельхозтехника» төбәк берләшмәсе идарәчесе Р. А. Фасиков, район советы башкарма комитеты рәисе В. П. Макаров, «Красный Октябрь» совхозы парткомы секретаре С. Я. Ибраһимова белән очрашулар узды.
Яңа Чишмә районы 1985 елга социаль йөкләмәләр кабул итте. Район хезмәтчәннәре 20 ц/га бөртекле культуралар, 100 ц/га бәрәңге, 100 ц/га яшелчә, 500 ц/га чөгендер, 30 ц/га күпьеллык үлән үстерергә йөкләмә алды.
Дәүләткә 56 мең тонна ашлык һәм 700 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 20,6 мең тонна сөт, 3800 тонна ит һәм 53 тонна йон сатарга.
Төзелештә – 1985 елда 10,5 млн. сум капиталь кертемнәр үзләштерергә, 4 сыер абзары һәм 2 дуңгыз абзары, 10 ябык ток, Шахмайда мәдәният йорты һәм 10 мең кв.метрлы торак төзергә. Шулай ук газлаштыруны, юллар төзүне дәвам итү, РК КПСС административ үзәге, Дәүләт банкы, Студенец аша күпер, мунча, ике 27 фатирлы йорт, даруханә, район үзәгендәге район котельнясы төзе бурычы тора.
“Яңа Чишмә хәбәрләре”, 1985 елның 21 феврале
Терлекчелек буенча 1984 елга йомгаклар ясалды. ХХ партсъезд исемендәге колхоз җиңүче дип табылды.
Колхоз коллективына КПСС райкомы һәм район советы башкарма комитетының күчмә Кызыл байрагы тапшырылды. «Красный Октябрь» совхозының эше уңай, «Кичүй» колхозының эше канәгатьләнерлек түгел дип бәяләнде.
Сыер савучылар арасында беренче урынны ХХ партсъезд ис. колхоздан Валентина Холина, икенче һәм өченче урыннарны шул ук колхоздан Антонина Мельникова һәм Зоя Полякова алды.
Эре мөгезле терлекләр симертүдә иң яхшы күрсәткечләр «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Салих Гаязов һәм «Красный Октябрь» совхозыннан Федор Поляковта (тәүлеклек артым 750 – 800 грамм).
Эре мөгезле терлекләр үстерүдә иң яхшы күрсәткечләрне «Кичүй» колхозыннан Гөлнара Габдрахманова һәм «Черемуховский» совхозыннан Антонида Публикова бирә.
«Җиңүнең 40 еллыгын каршылап» дигән рубрика астында «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозда эшләүче сугыш ветераннары турында материал басылып чыккан. Сугыш ветераннары - 78 кеше, шуларның 29ы әле эшли. Алар арасында Михаил Карасев, Кыям Фәттахов, Ибраһим Ибнәгыймов, Мирзаян Сөнгатов, Сәйфулла Мәҗидуллин, Әсәдулла Насыйбуллин, Александр Ермачев һәм башкалар бар. Алар шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча да эш алып баралар.
«Шешминский» совхозы сыер савучысы Валентина Суслова савым сыерларының артымы буенча уңышлы эшли. Аның күрсәткечләре – совхозда иң яхшыларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев