Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

40 ел элек без нәрсә турында язган идек

Язгы кыр эшләренә әзерлек, халыкны гомуми диспансерлаштыру кирәклеге (ул 40 елдан соң да актуаль булып кала), колхоз һәм совхозларда хисап-сайлау җыелышлары, район Советына сайлау йомгаклары – моннан 40 ел элек без шул хакта язган идек.

«Яңа Чишмә хәбәрләре», 1985 елның 26 феврале

XX партсъезд исемендәге колхозда язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы турында материал басылып чыга. Барлык орлыклар да машинист Яков Суворов ярдәме белән эшкәртелә, 400 тоннага якын минераль ашлама кайтарыла, 37 мең тонна органик ашлама кырларга чыгарыла.

Кар тоту бара, анда Василий Фомичев, әтиле-уллы Виктор һәм Сергей Козловлар эшли. Александр Козлов бригадасында чәчүгә агрегатларны механизаторлар Иван Благовещенский, Петр Синявин, Илья Завалишин, Николай Сыров әзерлиләр.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Изета Дзугаева материалында халыкны диспансерлаштыру кирәклеге турында әйтелә (40 елдан соң да без аның кирәклеге турында язабыз). Баш табиб медицина тикшерүе графигын, табиблар билгеләгән күрсәтмәләрне төгәл үтәргә һәм күрсәтелгән срокларда кабат медицина тикшерүе узарга чакыра.

«Яңа Чишмә хәбәрләре», 1985 елның 28 феврале

Колхоз һәм совхозларда хисап-сайлау җыелышлары бара, аларда 1984 елга йомгак ясала, 1985 елга төп бурычлар билгеләнә. ХХ партсъезд исемендәге һәм «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоз җыелышларында ачыктан-ачык сөйләшү була, анда үсемлекчелек һәм терлек симертүдә конкрет планнар белән эшләмәгән звенолар, хуҗалык хисабы һәм күмәк подряд, сөтчелек фермаларында ике сменалы эш  һ. б. мәсьәләләр карала.

Район сайлау комиссиясенең 1985 елның 24 февралендә халык депутатларының район Советына сайлауларның нәтиҗәләре турында хәбәре басылып чыга. Сайлаучылар 100% килә һәм барысы да теркәлгән кандидатлар өчен тавыш бирә. Барлыгы 75 депутат сайлана (хәзер район Советында 30 депутат – автор иск.), алар арасында 12 эшче, 32 колхозчы, 39 ир-ат һәм 36 хатын-кыз, 38 КПСС әгъзасы һәм 17 ВЛКСМ әгъзасы.

221 нче Яңа Чишмә сайлау округы буенча ТАССР Югары Советына депутат итеп КПСС райкомының беренче секретаре Гариф Хафизов сайлана.

Районда колхоз һәм совхозларның иҗади хисап чыгышлары бара. Компетентлы жюри, барлык чыгышларны бәяләп, беренче урынны ХХ партсъезд ис.колхозга бирә, икенче урында – «Татарстан» колхозы, өченче урында - «Красный Октябрь» совхозы.

«Сельхозхимия»дә автомашиналарга техник карау уза. Призлы урыннарны Владимир Бобов, Александр Гульков һәм Владимир Бутин ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев