Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

40 ел элек без нәрсә турында язган идек

Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә һәм коммунистик өмәгә әзерлек, Екатерина Бистәсеннән остаз Степан Кораблев, Җиңүнең 40 еллыгына әзерлек – 40 ел элек без шул хакта язган идек.

«Яңа Чишмә хәбәрләре», 1985 елның 30 марты

Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча үзара тикшерү материалында техниканың ХХ партсъезд исемендәге һәм «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозларда тулысынча әзер булуы хакында әйтелә. «Кичуй» колхозында, «Шешминский» һәм «Закамский» совхозында техниканы ремонтлау һәм көйләү буенча артта калалар.

Калинин исемендәге колхозда орлык материалының сыйфаты түбән булуы билгеләп үтелә. «Черемуховский» совхозында һәм Горький исемендәге колхозда тракторларны ремонтлауда артта баралар.

В.И. Ленинның тууына 115 ел тулу уңаеннан «кызыл шимбә» - Бөтенсоюз коммунистик шимбә өмәсенә әзерлек хакында берничә материал басылып чыга. Хезмәт бәйрәмендә районның барлык хезмәтчәннәре, шулай ук мәктәп укучылары, укытучылар, пенсионерлар катнашачак.

«Яңа Чишмә хәбәрләре», 1985 елның 2 апреле

«Остаз» исеме астында Екатерина Бистәсеннән яшьләр остазы Степан Кораблев турында зур материал бастырыла. «Бөтен эшкә оста», - диләр аның турында. 67 яшендә булуына карамастан, ул өйдә утырмый, совхозда ындыр табагында фураж ашлыгы тарттыра. Степан Дмитриевич сугышны башыннан ахырына кадәр узган, хәрби орденнар белән бүләкләнгән һәм гомере буе механизатор булып эшләгән һәм күп кенә яшь механизаторларга остазга әйләнгән. Хатыны Мария Егоровна белән өч бала үстерәләр.

«Яңа Чишмә хәбәрләре», 1985 елның 4 апреле

Җиңүнең 40 еллыгына Яңа Чишмәдә яшәүче сугыш ветераны Иван Петрович Чесноков турында очерк бастырыла. 1942 елда алар биш сыйныфташы белән фронтка китәләр. Кызганычка каршы, сугыштан өйгә ике кеше генә кайткан – ул һәм Иван Есипов.

Иван Чесноков Смоленщинада сугыша, яраланганнан соң радистлыкка укытып, Польшадагы партизан отрядына җибәрелгән. Штабның башка партизан отрядлары белән элемтә урнаштыра. Коточкыч Майданек концлагерен азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Варшавада каршылый. Өенә 1946 елда гына кайта һәм Александра Шешлянниковага өйләнә. Өч бала үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы элемтә бүлегендә эшли. Күп санлы хәрби һәм хезмәт бүләкләре, шул исәптән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм Польша медальләре бар. Зур иҗтимагый эш алып бара – район ветераннар Советы Рәисе. (И.П. Чесноков 2003 елда вафат булды – искәрмә. ред.)

«Якташларыбыз шулай хезмәт итә» - шундый исем астында Яңа Чишмәдән Николай Козлов турында материал бастырыла. Ел дәвамында аның әти-әнисе Иван Сергеевич һәм Мария Владимировна улы хезмәт иткән хәрби частьтән өч грамота ала. Ул сәяси әзерлектәге зур уңышлары, намуслы хезмәте өчен бүләкләнә. Николай армиягә чаклы ХХ партсъезд исемендәге колхозда Валентин Юдинцев һәм Иван Сыровта комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Армиядә сержант һәм комсомол лидеры була.

Рәсемдә: Николай Иванович Козлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев