Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Беркем дә онытылмасын иде

Бөек Ватан сугышына Чаллы Башы авылыннан 200дән артык кешене озаталар. Яуга киткән ир-егетләрнең 150ләбе яу кырында башларын сала. Күз алдына китерегез: һәр дүрт кешенең өчесе диярлек бит бу!

Сугыш алды елларында бәхет эзләп төрле якларга киткәнгә, авылдан сугышка китүчеләр саны әле һаман тулылана бара, һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнар исемлеге дә яңартыла тора. Сугыш афәтенең кайтавазы әле һаман туктамаган. 

Күп кенә авылдашлар сугыш алды елларында төрле якларга китә, кемнәрнедер 1921 ел ачлыгы куалый. Шул сәбәпле Бөек Ватан сугышына да төрле хәрби комиссариатлардан китәләр, татар исем-фамилияләрен документларда төрлечә бозып язулар да еш күзәтелә. Мәсәлән, Мосыйбуллин Макъсум гаиләсе Костромага киткән була, үлем турындагы кәгазь дә хатыны Бисалга шунда килә. «Память народа» сайтында ул «Мусибулин Макеум» дип язылган. Кызлары Галяутдинова Миңнегөлнең әйтүе буенча, әтиләре июньдә ук сугышка китә һәм 7 сентябрьдә Ленинград тирәсендәге урманда минага эләгеп һәлак була. Командирларыннан килгән хатта җәсәден шунда ук күмеп калдырулары турында хәбәр ителә. 

Исем-фамилияләр, торак исемнәре төрлечә язылу гадәти хәл ул заман өчен. Хәтта берүк кеше икешәр тапкыр язылу ихтималы да бар. Мәсәлән, Шарапов Фәлах сайт чыганакларында Филип булып йөри; Миннебаев Мингали — Миннебаев Михаил булып язылган. Сөләйманов Харис мисалы да бик кызыклы. Туганнары әйтүенчә, Сөләйман Мурадимов салымнар белән буталчыклык киткәч (инициаллар бертөрле), фамилиясен Сөләймановка күчерткән, Харис аның улы булган. Ул да фамилиясен Мурадимовтан Моратовка калдырган. Документларда — Муратов, халык телендә Сөләйманов булып йөргәннәр, ә рәсми чыганакларга ике фамилия дә эләккән.

Бу язманы әзерләгәндә дә, Шәйхетдинов Хөсәен Шәйхелислам улының, Нургатин Яхуд Нургата улы, Мортазин Шәриф Мортаза улы һәм тагын бик күпләрнең һәлак булган урыннары билгесез кала бирә. Татарстан Республикасының "Хәтер китабы«н актарганда, бик күп солдатларның фамилияләреннән соң бары бер юл язылган: «Кызыл Армия РВКсыннан мобилизацияләнгән». Кайберләрендә туган елы, туган җире күрсәтелгән. Бу — әлеге сугышчының гаиләсенә аларның ире, улы, энесе, абыйсы «фронтта хәбәрсез югалды» дип язылган хәбәр-извещение килгән дигән сүз. 

Авылның беренче комсомолчыларының берсе, Ленин ордены, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән капитан Мурадимов Харис Латвияне азат иткәндә, Нуриәхмәтов Вәли сугыш бетәргә берничә көн калгач, 5 майда Чехословакиядә һәлак була. 1942 елда Смоленск янында Исмәгыйлев Йосыф; Сталинградны яклап, Мортазин Шәрип, Шәйхетдинов Зәкиләр һәлак була. Сәгыйров Салих фашистларны ил чигендә беренчеләрдән булып каршы ала һәм һәлак була. 

Бер гаиләдән икешәр, өчәр кеше һәлак булучылар да бар: Габделхак, Шәехабдул, Шәйдулла Идиятуллиннар; Нәҗип, Газим Исмәгыйлевлар; Зөфәр, Яхуд, Ногъман Нургатиннар, абыйлары Салих, игезәкләр Габдрахман белән Габделхак Сәгыйровлар (Бу исемлек тә тулы түгел, кайбер кешеләрнең әтиләренең исемен ачыклап бетерәсе бар)... Һәр исем артында кеше язмышлары, аналарның ачы күз яшьләре ята.

2024 елга рәсми исемлектә 151 кеше исәпләнә (кабат карап, тикшереп чыкканнан соң —138 кеше, бу да иң соңгы сан түгел). Туган якка исән-имин әйләнеп кайткан һәм тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән авылдашлар — 72 кеше.

Сугышның барлык фронтларында сугыша алар: илне азат иткәннән соң, Европа илләре аша узалар. Германиягә, Берлинга барып җитүчеләр дә була: Ибраһимов Габбас, Сөләйманов Миншакир, Гатауллин Миншакир Җиңүне дошманның оясында каршылыйлар. Шул ук юлларны үткән Шәрипҗанов Салих та Сталинград фронтында, атаклы Курск дугасындагы сугышларда була, Польша, Венгрия, Чехословакияләрне азат итүдә катнашып, Җиңү бәйрәмен Берлинда каршы ала. Мостафин Җәүдәт, Гарифуллин Салих бөтен Көнчыгыш Европаны аша узалар. Безнең авылдан сугышта биш хатын-кыз катнаша: Сафина Рәйсә, Галимова Разия, Мөхлисуллина Хашия, Нургатина Хәнифә, Рәхимова Зәкия. Бишесенә дә исән калу бәхетен татырга насыйп була.

ҺӘР ИСЕМ АРТЫНДА — КЕШЕ ЯЗМЫШЛАРЫ

Сайтларда кайвакыт сугышчыларның алган орден-медальләре, нинди шартларда нинди батырлыгы өчен ул бүләккә лаек булуы турында да мәгълүматларга юлыгырга мөмкин. Туганнары ул документларны архивлар аша соратып ала ала. Коры саннар, коры статистика гына түгел сугыш: кинокадрлардагы шикелле тере кешеләр яшәү белән үлем чигендә йөри.
Мәсәлән, Чаллы Башы егете Хәсәншин Борһан Хәсәнша улы турында документларда мондый юллар бар: «1923 елгы, Кызыл Армия район хәрби комиссариатыннан 1942 елда мобилизацияләнә, комсомол, кече сержант, 238 нче укчы дивизиясенең 837 нче укчы полкының 76 мм коралы наводчигы (көйләүчесе). 1942 елның 25-26 нчы ноябрьдә Смоленск өлкәсенең Замошье авылын азат иткәндә туры төзәп 8 дзот, 2 ут ноктасын юк итә. 1942 елның 13 декабрендә Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.» Егет бер атнадан, шул ук елның 22 декабрендә Тверь өлкәсе Бельск районында һәлак була. 

Абыйсы Вагиз Хәсән улы (1909 елгы) Кызыл Армия районы хәрби комиссариатыннан алданрак — сугышның икенче көнендә үк сугышка чакырыла. Башкача була да алмый; 1939 елдан ВКП (б) әгъзасы булган коммунист ул. Көньяк-Көнбатыш, Брянск, Үзәк, 1нче Украина һәм 1нче Белоруссия фронтларында сугыша. Өч тапкыр җиңелчә яралана. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Лейтенант, 132нче укчы дивизиядә 498нче укчы полкның взвод командиры. 1944 елның 6 июлендә Украинада Ковель районының Кругель авылы янында дошман танкларының контатакасын кире кайтарганда, авиация ут яудырып торганда, Хәсәншин взводы ПТР дан ике танк белән килүче немец десантын юк итә. Лейтенант үзе шәхсән ике немецны юкка чыгара, берсен кулга төшерә. 1944 елның 5 августында 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бер айдан Польша территориясендә һәлак була. 

БАБАЙЛАР ЭЗЕННӘН

Сугыштан кайтмаган бабайларны оныкларның эзләвен, җирләнгән урыннарын табуларын еш күзәтәбез. 

«Безнең бабай — Баһманов Шәрипҗан Баhман улы (әтинең әтисе) 1907 елда туган, сугышка 1941 елда киткән. Смоленск янындагы бәрелешләрдә 1943 елда hәлак булган. Смоленск өлкәсенең Стародубово авылында Туганнар каберлегендә җирләнгән. Бу турыда Хәтер китабында мәгълүматлар бар. Берничә ел элек, абый улы белән бабайның каберенә бардылар. Бабайның каберенә туган җир туфрагын илтеп салдылар, ә бабайның кабереннән туфрак алып, зурәнәй каберенә алып кайтып салдылар...», — ди Хәйруллина Гөлсәрия апа. 

Кызганыч, кайберәүләр архивлар аша эзләтеп-эзләтеп тә хәтта мондый "бәхет«кә дә ирешә алмый.

ӘСИРЛЕК СЫНАУЛАРЫ

Тарих сәхифәләрендә ак таплар да, кара таплар да җитәрлек. Кара тапларның зурысы булып, сугыш ачыларын татыган, Җиңүгә үзләренең көчләре, гомерләре, бөтен теләк-омтылышлары белән өлеш кертүдә катнашкан кешеләрнең сугыштан соң тиешле кадер-хөрмәт күрә алмавы. Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та шактый еллар югалган фронтовикларны сатлыкҗан дип тамгаларга маташтылар. Ә әсирлектә булып, фашистлардан коточкыч газаплар күреп, туган илгә исән кайта алганнарын төрмәләргә, лагерьларга ябып җәзаладылар. Анда эләкмәгәннәренә дә тынгы булмады: атна саен, ай саен НКВД органнарына чакырып тинтерәттеләр, әйбәт эштә эшләргә рөхсәт бирми тилмерттеләр.
«9 май көне безнең өчен зур кайгы иде дип искә ала иде әни. Әтине пленда булганы өчен, ел да 9 майда унбиш тәүлеккә утыртканнар. Анда кыйнаганнар, ач тотканнар, скелет булып кайта иде, ди иде әни» (бер авылдашның кызы сөйләгәннәрдән).

Шундый ук әсирлек сынауларын Нигъмәт Лотфуллин, Минзакир Сөләйманов та уза.

"Сәяси репрессия корбаннарының хәтер китабы«нда сугыш чорына караган ике Чаллы Башы кешесе бар.

Шәрәфетдинов Шәйхи Шәрәфетдин улы, 1903 елда Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылында туган, мобилизациягә кадәр шунда яшәгән. Татар, биш баласы булган, курсант, 70 укчы дивизиясенең кече начсостав курслары. 19.6.42. кулга алынган («высказывал недовольство мероприятиями Сов. власти, призыв сдаться в плен, угроза командирам»). Хөкем карары: 10 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрү, 5 елга хокукларын чикләү. 
Сафин Әскәр Мөсәлим улы 1915 елда Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында туган, шунда яшәгән. Татар, кызы булган, тракторчы-комбайнчы, Шахмай МТСы. 12.5.49 елда кулга алынган («служба в легионе «Идель-Урал», шпионаж). Хөкем карары: 25 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрү, 5 елга хокукларын чикләү; Соңрак 7 елга төзәтү лагерена җибәрүгә калдырылган; 1955 елда иреккә чыгарылган. 

Алар икесе дә акланган, димәк, гаеп тә хаксыз рәвештә тагылган булган. Биш бала атасы булган Шәйхи ага, мөгаен, командирларның акылсыз боерыгына каршы фикер белдергәндер, коралсыз-нисез күрәләтә үлемгә барасы килмәгәндер. 

Ә Әскәр Сафин интернетта «Чаллы Башының билгеле кешеләре» дип эзләгәндә килеп чыга. Чөнки «Идел-Урал » легионы ул — атаклы легион. Ул Муса Җәлилләр, Гайнан Кормаш, Абдулла Алишлар төркеме белән дә бәйле. Немецларга әсирлеккә эләккәч, татар милләтеннән булган әсирләрдән сайлап оештырыла ул. Фашистлар ислам динендә булган Идел буе әсирләрен туплап, җиде батальон легионерны Кызыл Армиягә — үз ватандашларына каршы файдаланмакчы була. Әмма дошман стратеглары нык ялгыша: легионерлар кулындагы корал фашистларның үзләренә каршы борыла. Тикшеренүчеләр тарафыннан легионерларның бер генә батальоны да дошман ягыннан җәзалау һәм хәрби операцияләрдә катнашмаганы исбат ителде инде. 825 нче батальондагы восстаниедән соң, калганнары сәяси яктан ышанычсыз дип табылып, гитлерчылар тарафыннан таркатыла, бик күпләре җәзалана, шул исәптән Кормаш-Җәлил төркеме дә.

Сугышта әсирлеккә эләгүчеләр аз булмый, аның сәбәпләре төрле һәм күп очракта гади сугышчы ихтыярыннан тормый. Бик күпләргә авылдашыбыз Нуртдинов Габдрәхим кебек үк фашист концлагереннән исән чыгу насыйп та булмый. Ул утырган һәм һәлак булган «Шталаг 324» дип аталган лагерь үзенең вәхши шартлары белән аерылып тора. Моның шулай булуын аңлау өчен бик кыска гына өзек белән танышу да җитә: «Сугышның беренче айларындагы Җиңү эйфориясе дулкынында немецларның совет хәрби әсирләренә мөнәсәбәте аеруча да рәхимсез була, рәсми рәвештә аларны массакүләм юк итүгә юнәлдерелә. Тоткыннар медицина хезмәтеннән, элементар көнкүреш һәм гигиена шартларыннан мәхрүм ителә. Елның салкын вакытында тоткыннар җылы кием белән тәэмин ителми, торак биналар җылытылмый. Туклану тормышны саклап калуга исәпләнми, кешеләр бик нык ябыга, эчәргә яраклы су кытлыгы үзәккә үтә. Моның өстенә лагерь сакчылары тарафыннан мыскыллаулар һәм җәзалаулар һәм көч җитмәслек эшне дә өстәргә кирәк. Шталагта ачлыктан, салкыннан һәм авырулардан (тиф, дизентерия һ.б.) үлүчеләр саны бик югары була. Күп кенә хәрби әсирләр беренче сугыш кышын кичерә алмый. Үлгәннәрне шталагта 33×6 зурлыктагы гомуми кабер-траншеяларда җирлиләр. Сугыштан соң шундый 68 кабер табыла. Белоруссия территориясендә немец-фашист оккупантларының явызлыкларын тикшерү буенча гадәттән тыш дәүләт комиссиясе мәгълүматлары буенча, шталаг-324 тә18 мең совет хәрби әсире юк ителә». (Александр Севенконың «Фашистларның Гроднодагы үлем фабрикасы — Шталаг 324» китабыннан).

Иң аянычы, миллионнарча хәрби әсирләр генә түгел, сугыш кырларында, сазлыкларда күмелмичә ятып калган сугышчылар да сугышта һәлак булган дип саналмый. Аларның гаиләләре, хәрби комиссариатта аларның кадерле кешеләренең фәлән көнне, фәлән урында һәлак булуы турында документ булмау сәбәпле, дәүләт пособиесе дә ала алмый. Юкса, Бөек Җиңү аларның гомерләре бәрабәренә дә яуланды бит. 

ИСӘН КАЙТТЫҢМЫ, АВЫЛДАШ?

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 2025 елда 80 ел була. Бу әллә ни ерак тарих та түгел кебек, ләкин сугыштан исән кайтучылар һәм һәлак булучылар исемлеге һаман да әле тулысынча төгәлләп, ачыклап бетерелмәгән икән. «Память народа», Бөек Ватан сугышының Татарстан буенча виртуаль музее һәм башка сайтларда Чаллы Башы һәм Кзыл-Армейский РВК дип үзебезнең авылдашларны эзләгәндә, 172653 исем килеп чыга. Исем-фамилияләр, авыл, район исемнәре төрлечә язылып буталчыклар да китәргә мөмкин биредә, сәбәпләр төрле. Берүк исем-фамилияле, әтиләренең исемнәре берүк булганнар да күп икән. Бер генә мисал китерү дә җитәр.

Чаллы Башы авылында туган, Кызыл Армия районы военкоматы аша сугышка озатылган Исмәгыйлев Кәлимулла турындагы мәгълүматларга гына күз салыйк. 

«1900, моб. Кзыл-Армийский РВК, 543 сп, погиб 05.09.42, м. гиб. Волгоградская обл. Исмагилов Калимулла родился в 1900 году в селе Простые Челны Казанской губернии Чистопольского уезда Каргалинской волости (ныне село Простые Челны Новошешминского района РТ). 
Во время Великой Отечественной войны был мобилизован Кзыл-Армейским РВК, служил в 543-м полку 120-й дивизии. 5 сентября 1942 года пропал без вести в Городищенском районе Волгоградской области, в посёлке Ерзовка.»

Шул ук Исмәгыйлев Кәлимулла турында башка мәгълүматны да бирә сайтлар: «Исмагилов Калимулла Ибрагимович родился в 1900 году в Татарской АССР, в Кзыл-Армейском районе, в деревне Простык-Чална. Он был красноармейцем, служил в 3-м отдельном стрелковом батальоне 48-й отдельной морской стрелковой бригады 2-й армии, был призван 20 октября 1942 года и прибыл в часть 17 января 1943 года».

Күргәнегезчә, кайсы Кәлимулланың безнең авылдаш булуын белсә бары тик туганнары гына белә ала. Әллә 1942 елда һәлак булган ул, әллә 1943 елда частенә килеп кенә җиткән. Бәлки әле исән-сау кайтырга да насыйп булгандыр. Хәер, туган якка исән-имин кайтучылар исемлегендә юк шул ул...

МУЗЕЙ АЛЬБОМЫ НИЛӘР СӨЙЛИ?

Рәсми исемлекләрдә, «Хәтер» китабында булмыйча, мәктәп музееның альбомында гына сакланган исемнәр дә ачыкланды (барлыгы 29 кеше), кайберләре турында өстәмә мәгълүмат табылды. Аларның күбесе сугыштан соң башка җирләрдә яшәгән.

Ни гаҗәп, кайбер сугышта катнашкан авылдашларыбыз рәсми исемлекләрдән төшеп калган. Ә бит һәр кеше — ул бер дөнья, ул безнең тыныч тормышта яшәвебез өчен тормышын куркыныч астына куйган, сугыштан соң лаеклы тормыш юлы узган. 

Мәсәлән, Әхмәдиев Габдрахман Вагиз улы (1924 — 2005), өлкән лейтенант, 1942 елның декабрендә сугышка алынган, хезмәт урыны — 4 аерым запас күпер-тимер юл полкы, 2 аерым тимер юллар механикалаштыру батальоны. 1942 елдан 1945 елга кадәр Белоруссия фронтында, Көнчыгыш Европаны азат итүдә катнаша. «Бөек Ватан сугышы» ордены, «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыш вакытында Ленинград училищесына укырга җибәрелә, 1943 елдан инде лейтенант буларак хәрби юлын дәвам итә. Ике тапкыр яралана, ләкин хыялы тормышка аша: барыбер Берлинга барып җитә! Дошманның үз өнендә җиңелүен күрә. 

Менә бу өлештә егетнең биографиясе бозыла: авылдашының нахак гаеп тагуы сәбәпле 1948 елда 58 нче статья белән хөкем ителә. «Хөкем карары: 10 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрү, 3 елга хокукларын чикләү. 1992 елда аклана». Авылга кайтып тормый инде ул, Карпинск шәһәрендә төпләнә, өйләнә, югары белем ала. Электромонтердан башлаган хезмәт юлын Карпинск электромашинатөзелеш заводында баш энергетик булып тәмамлый. Күп тапкырлар ведомство һәм хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә. Сугыш аны лаеклы ялда чагында куып тота: аягына ампутация ясарга туры килә. 2005 елда вафат була.

Карпинск шәһәренең билгеле кешеләре арасында Габдрахман Вагиз улы Әхмәдиев та лаеклы урын алып тора. Аның турындагы биографиядә «из тихой татарской деревни» дигән юллар бар. Менә бит ул ничек була: язмыш ничек кенә сынаса да, сыгылса да, сынмый көчле кешеләр. 
Ике төрле фамилия белән яшәүче тагын бер кешене сугышта катнашкан, исән-имин әйләнеп кайтканнар исемлегенә кертик әле. 

Мәктәп альбомына «Вәлиев Сәмук» дип язып куелган кеше Шәйдуллин Сәмигулла Шәйдуллович булып чыкты. (Туу турында таныклыгында шулай язылган). Әнисе Акъяр авылына кияүгә чыккан, Сәмигулла 1919 елда шул авылда туган. Яшьли әтисез кала, әнисе кире Чаллы Башына кайта, Вәлиев Әсәдулла абыйның әтисе Насихка кияүгә чыга. Бала чагы бу авылда үтә. Үсеп җиткәч, Костромага китә, сугышка да шуннан алына. 

Шунысы кызык, аның турындагы газета мәкаләсендә дә исемнәр төрле:"Сәмук Насибульевич Шайдуллин — один из кадровых строителей. Он опытный специалист-кровельщик. Вместе со своими товарищами вот уже почти четверть века занимается ремонтом мягкой кровли в цехах завода. Качество их работы — это гарантия того, что вода не будет протекать на оборудование, что цехи будут хорошо подготовлены к работе в зимних условиях«.

1983 елда лаеклы ялга чыккач, Сәмигулла абый Кострома мәчетләрендә дини эшчәнлек алып бара: җомга намазларына йөри, мәҗлесләрдә Коръән укый, «Ислам» газетасына статьялар яза. Костромада Татар бистәсендә Сәмигулла хәзрәтне белмәгән, олыламаган кеше юктыр; аның кебек матур мәкам белән догалар укучыны да сирәк, диләр.

Мәктәп музее альбомында исеме язылган Камалов Гаяз «Геройлар аллеясы» китабында да урын алган, ләкин үзебезнең рәсми исемлеккә исән кайтучылар арасына кертелмәгән.

1919 елгы, гвардия кече сержанты, 63 гв. 133 гв. артиллерия полкының разведка отделениесе командиры, Чаллы Башы авылында туган.
3нче һәм2нче дәрәҗә Дан орденнары, Кызыл йолдыз ордены кавалеры, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Ленинградны саклаган өчен», «Германияне җиңү өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

"Геройлар аллеясы"нда тагын бер Чаллы Башы кешесе бар. Насыйбуллин Габдулла Бадьянович (1917-2001). Башка исемлекләрдә булмаса да, аны да атап үтик әле. Авылда нәселләре беткән, читтә гомер иткән авылдашлар да байтак бит. 

"Легендар"Катюша«лар белән идарә иткән ул, гвардия ефрейторы. Кызыл Йолдыз, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы, дүрт медаль — «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Германияне җиңү өчен» медальләре белән бүләкләнә", — диелә китапта. Башка мәгълүматлар юк. Кем туганы ул? Кайда яшәгән?
Бөек Ватан сугышы турында күбрәк өйрәнгән саен ачыклыйсы нәрсәләрнең әле бик күп икәнен аңлыйсың. Бер генә теләк — хаксызга беркем дә онытылып калмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев