Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Яңа Чишмәдә “Тарихта синең эзең” дип аталган I районкүләм проект-эзләнү конкурсы узды

4 апрелдә Яңа Чишмәнең туган якны өйрәнү музеенда“Тарихта синең эзең” дип аталган I районкүләм проект-эзләнү конкурсы узды.

Чара туган төбәкне өйрәнүче Мидхәт Газыймов, Вәсил Вәлиуллин, Анатолий Холин һәм Акбүре авылында “Буыннар мирасы” музеена нигез салган Әнвәр Залаков истәлегенә багышланган иде.

Әлеге конкурсның инициаторы – Вәсил Вәлиҗановичның тормыш иптәше, музейның хәзерге җитәкчесе Гөлия Вәлиуллина. Аның идеясен районның мәгариф бүлеге һәм туган якны өйрәнү музее хуплап каршы алган.

-Бүгенге очрашуны без якташларыбыз – туган якны өйрәнүчеләргә багышлыйбыз. Алар кече Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге иде. Үзләренең вакытын да, көчен дә кызганмыйча, үткәннәрне барлап, аны киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерү өчен хезмәт куйган әлеге затлар кече ватаннарының исемен киң җәмәгатьчелеккә җиткереп, аның турында гомуми фикерне генә формалаштырып калмыйча, азмы-күпме аңа карата мөнәсәбәтне дә үзгәртә алды. Шул ук вакытта алар үткәннәр белән бүгенгене өйрәнүче хәтер сакчысы, туплаган мәгълүматлар белән юмарт бүлешүче дә, ниндидер дәрәҗәдә мәгърифәтче дә иде, - диде Гөлия Вәлиуллина чараны ачып җибәргәндә.

Конкурска дүрт номинация буенча Әдәмсә, Зирекле, Шахмай, Акбүре, Красный Октябрь, Черемухово Бистәсе, Волчья Бистәсе укучылары башкарган 16 эш тәкъдим ителде. Һәр эш кызыклы һәм үзенчәлекле иде.

“Яшь төбәкчеләр” номинациясендә иң яшь катнашучы Шәйдуллина Алинә (Акбүре мәктәбе) хәбәрсез югалган Минвәли бабайның сугышчан юлын һәм җирләнү урыны табылуын “Солдат кашыгы” эше аша күрсәтеп бирде. Красный Октябрь мәктәбеннән Милана Егорова “Җиңүнең 80 еллыгы” темасына лэпбук ясаган. Ә Малолетков Дмитрий фронтовикларның Җиңү көнендә төшкән фотографиясе буенча тулы бер тикшерү үткәреп, кемнең кем булуын, аларның тормыш юлын ачыклаган. Төрле яшь категориясендә булган бу укучыларның барысына да 1нче дәрәҗәдәге дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

“Кече Ватаным тарихы” номинациясе буенча башкарылган проект эшләре дә кызыклы булды. Зайцева Ульяна – туган авылы Әдәмсә (1 урын), Шәйдуллин Дәниф (1 урын) Акбүре турында, ә Шәмиева Зәлинә (2 урын) Шахмай мәктәбе тарихы турында сөйләделәр. Эшләрдә музей һәм архив документлары кулланылган, истәлекләр барланган.

“Бөек Ватан сугышында минем гаиләм” номинациясендә катнашучы укучылар да күп чыганаклар кулланып, бик зур тикшеренү эше башкарганнар. Бахитова Анастасия Волчья Бистәсеннән чыккан генерал Яков Репин турында, Киселев Михаил үз нәселе турында оста чыгышлары белән тыңлаучыларны аеруча да җәлеп итте.

“Күренекле якташларыбыз” номинациясендә драматург Мирхәйдәр Фәйзи (Баһаветдинова Кадрия, Шахмай мәктәбе, 1 урын), Әнвәр Залаков (Җәләлетдинова Җәмилә, Акбүре мәктәбе, 1 урын), Әдәмсәдән чыккан Виктор Вечканов-Дорофей ата (Иванов Михаил, 2 урын), профессор, “Течет река Кичуй через века” китабы авторы Рәүф Юнысов (Зиннурова Диләрә, 2 урын) турында кызыклы мәгълүматлар җиткерелде.

Әлеге күркәм чараның иганәчеләре - "Татмелиорация"Траст компаниясе"ААҖ җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин һәм «Сандугач» гаилә, аналар һәм балаларны яклау Хәйрия фонды башкарма директоры, чыгышы белән Акбүре авылыннан булган Алсу Сабирова ярдәмендә һәр укучы һәм аларның остазларына дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Озак еллар «Татмелиорация «Траст компаниясе» ААҖ генераль директоры булып эшләгән Әнвәр Залаков ташландык райпо кибете урынында төзеткән бинада хәзер 23 витрина һәм 19 планшетта урнашкан экспонатларда Акбүре авылы тарихы күрсәтелгән. Вәсил Вәлиуллин исә соңгы көннәренә кадәр эзләнүдә булып, әлеге музейда үзеннән соң гаҗәеп мирас калдырды.

«Россиянең иң мәртәбәле кешеләре исемлегенә кергән, халыкта гади генә “Музей бабай” дип йөртелгән Мидхәт ага Газыймов, Туган якны өйрәнү музее директоры булып эшләгән Анатолий Холин да – үзләре артыннан якты эз, зур эшләр калдырган шәхесләр. Алар башлаган эшне дәвам итү һәм туган ягыбызның үсешенә, матураюына бәһасез өлеш керткән әлеге һәм башка шәхесләр турында хатирәләрне саклау инде хәзер безнең бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев