Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Ике буынны — үткән чорның данлы пионерларын һәм бүгенге яшь буынны берләштергән очрашу

19 май — Пионерлар оешмасы туган көне уңаеннан, музей ике буынны — үткән чор пионерларын һәм бүгенге яшь буынны берләштергән кызыклы һәм мәгънәле чара уздырды. Күргәзмәдә пионер чорына караган бай коллекция, шул исәптән флаглар, галстуклар, барабаннар, «Артек» һәм «Орлёнок» лагерьлары альбомнары тәкъдим ителде.

Әлеге бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар — Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендә Чаллы Башы авылы мәдәният йорты артистлары да катнашты.

Әлеге бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар — Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендә Чаллы Башы авылы мәдәният йорты артистлары да катнашты.

Киләсе буынга татар халкының бай мирасын җиткерүдә армый талмый хезмәт куйган бу коллектив, «Талир тәңкә» фольклор ансамбле апалары, Зирекле лицее башлангыч сыйныф укучылары, Зирекле авылы хатын кызлар советы җитәкчесе Зөмәрия Сәлимова, лицей директоры советнигы Әлфия Гайфетдинова, музей дуслары да чарада катнаштылар.

Очрашуның иң истә калырлык мизгелләреннән берсе — пионер апаларның залга тантаналы рәвештә керүе булды. Алар, яшьлек елларындагыча, бер төсле форма киеп, быргы белән барабан тавышы астында, Кызыл флаг күтәреп уздылар. Балалар аларны таң калып күзәттеләр: күзләрендә кызыксыну, гаҗәпләнү һәм бер үк вакытта — үзләре дә шулай булырга теләү хисе ачык күренде.

Киләсе буынга татар халкының бай мирасын җиткерүдә армый талмый хезмәт куйган бу коллектив, «Талир тәңкә» фольклор ансамбле апалары, Зирекле лицее башлангыч сыйныф укучылары, Зирекле авылы хатын кызлар советы җитәкчесе Зөмәрия Сәлимова, лицей директоры советнигы Әлфия Гайфетдинова, музей дуслары да чарада катнаштылар.

Барлык катнашучылар да балаларга пионер еллары турында матур һәм кызыклы истәлекләр сөйләде. Тәнзилә Исмәгыйлева пионерга кергәндә өйрәнгән шигырен дә онытмаган! Тырышып устав өйрәнүләр, пионерга кереп булыр микән, дип кайгырулар, дулкынланулар әле дә онытылмаган. "Тимур командалары«ның макулатура, көл җыю кебек файдалы эшләр, өлкәннәргә ярдәм итүләре дә искә алынды. Һәрбер сүз — чын тарих һәм тәрбия чыганагы.

Ул чорда тәрбияләнгән кыйммәтләр, әхлакый принциплар бүген дә актуальлеген югалтмый.

«Соңыннан бергәләп татар халык уеннарын да уйнадык: „Агыш“, „Йөзек салыш“. Бу уеннар яшь буынны милли йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштыру, аларны берләштерү, дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылды. Бүген без олы апаларыбызның яшьлек хатирәләрен яңарттык, ә балаларыбызның күзләрендә шул ук пионер дәрте кабынуын күрдек. Пионер оешмасы тарихка кереп калса да, аның төп кыйммәтләре — Ватанны ярату, дуслык, олыларны хөрмәт итү һәм ярдәмчел булу — бүген дә яши. Музеебызда пионер елларына бәйле бик күп истәлекләр бар, һәм без аларны киләчәк буыннар өчен саклаячакбыз. Нәни укучыларыбызга апалардан үрнәк алып, илебезнең лаеклы кешеләре булып үсүләрен телибез», — ди М. Газыймов исемендәге музей директоры Лидия Лотфуллина.

-Аннан Мидхәт абыйны сагынып, үткәндәге очрашулардан җылы истәлекләр белән искә алдык. Аның якты эзләре, игелекле сүзләре, һәркемгә булган мәрхәмәте һаман да хәтердә. Киткәннәр рухына сүрәләр укып, дога кылдык. Аларның рухы шат булсын, кылган изге гамәлләре, калдырган мираслары безнең өчен һәрвакыт юл күрсәтүче маяк булып торсын.

Музей коллективы исеменнән Чаллы Башы авылыннан килгән кунакларыбызга, барлык катнашучыларга олы ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез! Сезнең катнашуыгыз чараны истәлекле, матур итеп уздыруга ярдәм итте.
Илләребез тыныч булсын, балаларыбыз сугыш әфәтләрен күрмәсеннәр. Исәнлек-саулык, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, музей коллективы исеменнән ихластан рәхмәт белдерәбез, — дигән ихлас теләкләрен җиткерә ул.

 Фотода Зирекле мәктәбендә яшь вакытында пионервожатый булып эшләгән Мохлис бабай кызы Нәсимә апа. Бадыйгова Мәймүнә апанын апасы. Исән-сау, 95 яшьләр тирәсе. Калининградта кызы белән яши.
Фотода Зирекле мәктәбендә яшь вакытында пионервожатый булып эшләгән Гөлнур апа Әфләтунова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев