Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Куркусыз артиллерист

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан без Яңа Чишмә авылында туган якташларыбызның батырлыгын һәм фидакарьлеген кабат хөрмәт белән искә алабыз

Осипов Алексей Максимович 1920 елның 10 августында ТАССРның Яңа Чишмә районы Үргәнчә авылында крестьян гаиләсендә туа. 1940 елның ноябрендә Яңа Чишмә хәрби комиссариаты тарафыннан РККА сафларына алына.

Хәрби званиесе: лейтенант, 1 нче аерым истребитель танкка каршы дивизион батарея командиры, Советлар Союзы Герое исеменә 1943 елның 30 ноябрендә тәкъдим ителә. 

Бүләкләү кәгазендә: «Осипов батареясы дошманның 7 контратакасын кире какты. Немецлар орудиеләр янына ук килеп җиткәч һәм моннан ары ут алып бару мөмкинлеге булмагач, лейтенант Осипов окоптан сикереп чыга һәм, орудие расчетларын үз үрнәгенә ияртеп, һөҗүм итеп килүче фашистларга таба ташлана. Соңгылары, түзә алмыйча, сугыш кырында 23 кешеләрен калдырып, чигенәләр. Моннан тыш, һөҗүм вакытында батарея тарафыннан 8 пулемет, 2 миномет, сугыш кирәк-яраклары төялгән 1 арба, 44 немец солдаты һәм офицеры юк ителә». Алексей Максимович Осипов бу каһарманлыгы өчен Александр Невский ордены белән бүләкләнә. 

Куркусыз артиллерист күп батырлыклар кыла, 1943 елның октябрендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1944 елның 20-22 августында, һөҗүм вакытында, аның батареясе дошманның 3 орудиесын, 5 пулеметын һәм 1 дзотын, 55 солдатын һәм офицерын юк итә, орудие уты белән дошманның тимер чыбык киртәсен җимереп 2 юл ача, дошманның 3 автомашинасын, 1 бензоцистернасын юк итә. 

1944 елның 23 августында Кайнара станциясе (Молдавия) янында дошман оборонасын өзгәндә каты яралана һәм госпитальдә сугышчан иптәшләре кулында җан бирә. 

Кызыл Йолдыз, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә (үлгәннән соң). Молдова Республикасының Каушан районы Опачи авылында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев