Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Безнең тарихыбыз

Политрук Спирин

Спирин Михаил Кузьмич 1904 елда Яңа Чишмә авылында туа. 1941 елда Үзбәкстан ССРның Ташкент шәһәре Ленин РВКсы тарафыннан мобилизацияләнә. Хәрби званиесе: гвардия өлкән лейтенанты, 6нчы гвардия укчы дивизиясенең 10 нчы гвардия укчы полкының 2 нче батальоны политругы. II һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Михаил Спирин 1945 елның 12 гыйнварыннан 29 гыйнварына кадәр булган һөҗүм сугышларында дивизиянең алдынгы батальоны белән бергә хәрәкәт итеп, батальон подразделениеләренең сугышчан сафларында була, һәрвакыт үз үрнәге белән сугышчыларны һәм офицерларны батырлыкларга рухландыра. 

1945 елның 26 гыйнварында дошманның һавадан бомбага тотуына һәм миномет уты яудыруына карамастан, Спирин бер төркем кыю иптәшләре белән Одер елгасын беренчеләрдән булып кичә һәм шунда ук дошманга каршы сугышка керә, шуның белән батальонның елганы тизрәк кичүенә булышлык итә.

1945 елның 27 гыйнварында, дошман пехотасының контратакасын кире какканда, станоклы пулеметның бөтен расчеты сафтан чыгарыла, шуның белән батальон флангысын өзү куркынычы туа. Спирин үзе пулемет артына ята, дошманның контратакага баручы пехотасына көчле ут ача һәм аны качарга мәҗбүр итә. Дошманның 90 га якын солдатын һәм офицерын юк итә.

1945 елның 29 гыйнварында дошманның пехотаһәм танклары контратакасын кире какканда тигезсез сугышта Спирин каһарманнарча һәлак була.

1945 елның февралендә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.  Польшаның Вроцлав воеводалыгы Поршвиц авылында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев