“Син минем кебек үк ышан!”
Газетабызның 29 май санында Шахмай авылында яшәүче Хәммәдиева Флера Хасыйб кызы турында язган идек. Мөгаллимнәр династиясенең башында торган әтисе Хасыйб белән әнисе Рәйсә арасында булган мәхәббәт хатлары турында да телгә алган идек.
Үзенең укучысына өйләнгән Хасыйб сугыштан йөзләгән хат яза. Ә Рәйсәсе аларны күз карасыдай саклый.

Унынчыны тәмамлау белән, аттестат алган егет-кызлар Мәскәүгә сәяхәткә китә. Хасыйб аларның җитәкчесе була. Бу вакытта инде укытучы егет белән булачак укытучы Рәйсә ныклы карарга килгән: кызның әти-әнисенә хат язып калдыралар. Шәрифулла абый белән Срур апага “әби”, “бабай” дип эндәшеп, Мәскәүдән кияү белән кәләш булып кайтачаклары турында җиткерә Хасыйб. Бу – 1941 елның июнь ае. Бу – миллионлаган корбан алачак Бөек Ватан сугышы башланачак ай. Сугыш башлану турында ишетүгә, башкалада чакта ук Фрунзе районы хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә егет. Аңа һич кичекмәстән үзе пропискада торган комиссариатка кайтырга боералар.
Хасыйбны әле 1941 елның азагына кадәр фронтка җибәрми торалар. Совет хөкүмәте балалар турында кайгыртучанлык күрсәтеп, укытучыларны броньда тота. Ләкин аяусыз сугыш яңа көчләр сорый. Инде шактый йортларга кара хәбәрләр килә һәм Хасыйбка да фронтка чакыру кәгазе тоттыралар.
Шуннан соң, әле бергә бик аз гына яшәп калган яшь парлар арасында сагыну тулы хатлар йөри башлый.
“Сау бул! – дидең мине
озатканда,
Күзләремә тутырып карадың.
Аерылган минутлардан башлап,
Кавышыр көннәремне санадым.
Күз яшьләрен тойдым иренемдә
Яндырырдай итеп үпкәндә.
Ышан, Рәйсәм, сине сөюемне
Калдырам мин чыгып киткәндә.
Ышан, иркәм, сакла сөюемне,
Тиздән кайтып бергә булырбыз.
Уллар, кызлар үстерербез әле,
Матур итеп тормыш корырбыз.
Шулай дип яза Хасыйб бер хатында. Ул җибәргән хатларның һәрберсенең номеры язылган. Бик күп булган алар, йөзме, артыгракмы – хәзер инде билгесез, чөнки әлеге хатларга нигезләнеп, якташлары Ил Газиз “Мизгелләр елъязмасы” дигән документаль-лирик повесть яза һәм ул хатлар кире кайтмый инде, янгында юкка чыга. Шулай дип хәбәр итәләр. “Татарстан Республикасының Әлки районындагы якташларым Рәйсә һәм Хасыйб Рахмановларның гыйбрәтле мәхәббәтенә мәдхиямнең бер бәйләме” дип тә яза автор кереш сүзендә. Хатларның берничәсе генә Флера апалар гаиләсендә сакланып калган. Бу язмада мин аларга һәм китапка кертелгән кайбер хатларга таянырмын.
“Бүген 24 январь. Төн. Сәгать өч. Казармадагы армеецлар барысы да йоклый. Миңа аларның тыныч йокыларын күзәтү – армиядәге сүз белән әйткәндә – дневальныйлык тапшырылган.
Кышкы озын төнне үткәреп булмый, башка төрле уйлар килә: әле моннан бер ай элек кенә мондый төннәрне бер кешедәй үткәргән вакытлар искә төшеп үзәк өзелә. Аларны хәзергә онытып торырга кирәк тә бит, ничек онытасың?! Алам да фоторәсемеңә карыйм: сине уятып, сөйләшеп яткан кебек булына.
Аерылганга бер ай вакыт узып бара. Мин сиңа, Рәйсә, дүрт хат, бабайларга өч хат салдым инде. Ләкин сездән шушы көнгә кадәр хат-хәбәр алганым юк. Әллә минем хатларым барып җитмиләр, әллә почта акрын йөри. Әллә мин хат көтә торган кешеләр хат язарга вакыт таба алмыйлармы? Минем өчен синең хатларың сулау өчен һава кебек кирәк.
Миңа синең белән бик аз торырга туры килде. Тик ни эшләп тә булмый. Моңа Гитлер гаепле. Синең белән торганда иртән көлешә-көлешә ашаган “мундирлы” бәрәңгеләрнең берсен генә шулай дөнья кайгысын белмичә ашап җибәрәсе килеп кенә тора.
Синең хәлләреңне үзеңнән хат килми торып белә алмыйм инде. Шулай башлангычларны укытасың булыр. Балалар бик борчымыйлармы? Аларның күбесе ата йогынтысыз калган сабыйлар бит. Усаллану-киреләнүләре бар. Әниләре дә колхоз эше белән мәшгульләр – назга-тәрбиягә вакытлары кысандыр. Синең үзеңә 18 яшь кенә булса да, шул сабыйларга ата кырыслыгын да, ана назын да бирергә туры киләчәк”.
“Бүген 27 февраль. 1942 ел. Сугыш винтовкасыннан ату күнекмәләре алабыз. 33 яшемдә беренче мәртәбә кулыма сугыш коралы алып, өч патрон аттым. Барысы да “сөткә” китте. Өйрәнмәгәнлек бәласе. Сугыш коралына күнмәгән шул әле безнең куллар. Әмма өйрәнербез, күнәрбез. Ил кушкач, ир намусы коралдан читләшмәс.
Минем Рәйсәм! Синнән хат көтә-көтә тәмам хәсрәткә калган идем. Менә хәзер синең хатларыңны алгач, яңа дөньяга туган кебек булдым: күңел кысылган җиреннән иркенәеп китте.
Безгә “Мәскәү янында фашизм армиясен тар-мар итү” дигән документаль фильм күрсәттеләр. Фашист илбасарлары бөтен юл буенда машиналарын, кыр тулы үләксәләрен калдырып чигенәләр. Димәк, сугыш илдән китә башлады, дигән сүз. Тик безне һаман да Казанда тоткарлыйлар. Күрәсең, фронтка җибәрелү өчен җитди әзерлек кирәк.
Менә тагын бер шатлык – үзебезнең туган авылдан әти карт килеп китте. Күрештек, сөйләштек.
“Улым, илебезгә тырышып хезмәт ит, фашистларны тар-мар итеп, исән-сау кайт”, - ди.
“Ярый, әти, синең васыятеңне үтәрмен – тыныч тормышыбызны бүлгән дошманга аяусыз булырмын, дим. – Тик исән-сау кайтуымны гына үзем хәл кыла алмам”.
Әмма бу соңгы җөмләм шаяру гына. Ышан, Рәйсәм, без исән булырбыз һәм күп еллар бергә яшәп, бергә үләрбез. Мин сиңа моны алдан әйтеп ышандырам. Һәм син ышан! Бу явыз фашизм кемнәрнең генә тормышын җимермәде?! Ләкин азакта фашизм үзе җимерелер. Без җиңәрбез. Син минем кебек үк шуңа ышан, моңланма! Җыр белән дә сиңа шуны әйтәм:
Тальянский гармуныңны
Мин кайтмыйча уйнама.
Сагынырсың, саргаерсың,
Иркәм, артык уйлама”.
Хасыйб Казанда чагында Рәйсә дә аның хәлен белеп кайта. Бу хакта ире яратып та, ачуланып та яза: “Җүләрем Рәйсә! Сине үзеңне күргәч тә әрләдем. Хат аша да тиргим әле. 140 чакрымны чана сөйрәп, мине күрер өчен җәяү килгәнсең. Акылсызлык бит бу.
Үзем шулай дип сүгәм, үзем синең бу батырлыгыңа сокланам.
Күңел фронтка ашкына. Кешеләр үзләре теләп фронтка язылып китәләр. Без дә командирыбыздан шуны таләп итәбез Тик безгә җавап кыска: приказ көтәргә!
Рәйсә! Син исән-сау кайтып җиттеңме икән инде? Без монда синең юлдагы көннәреңне гел искә алдык: бүген Нармонкададыр, бүген Мишә тамагында куна торганнардыр, дип юрап тордык”.
17 мартта язган хатын Хасыйб Мәскәүгә бару юлында яза.
“Сиңа хат язып торганда
колакка җыр тавышы керә:
Вагоннарда барабыз,
Төшеп сулар алабыз.
Кая безгә кайтып күрешү –
Ут эченә барабыз.
Бу җырны укып уңай-сызланма. Ут эченә барсак та, җиңеп исән кайтырбыз. Мин үзем, Рәйсәм, сиңа менә бу җырны җырлыйм:
Алмалы гөл чәчәк ата,
Ботакларга бәйләнеп.
Яз кайтмасак, җәй кайтырбыз
Без исән-сау әйләнеп.
Бүген кояшлы, матур, яз фасылын алган көн. Җитмеш-сиксән вагоннан торган километрлы эшелоннарда барабыз. Хәзер генә чуен мич өстендә кайнатып чәй эчтек. Бүген иртән балык, 25 грамм шикәр һәм 250 грамм икмәк биргән иделәр. Шуны “туйганчы” ашап, чәй эчтек.
Бик акрын барабыз. Юлларда эшелоннар тыгызлыгы күренеп тора. Бөтен йөкләр фронт ягына. Сугыш барын да йота бугай.
Командир артык документларны һәм башка кәгазьләрне үзебездә сакламаска кушты. Иптәшләр дә, туганнарыннан, хатыннарыннан килгән хатларны кат-кат карап, кызгана-кызгана яндырырга керештеләр. Без дә, иптәшем Садретдин белән (авт. Алар фронтка бергә киткәннәр), сездән килгән хатларны күздән яшьләр агыза-агыза яндырырга мәҗбүр булдык. Мин синең иң соңыннан килгән хатыңны гына алып калдым. Чөнки синнән, туган ягыбыздан тиз генә хат килмәс әле...”
Алдагы елда гына чыгарылыш сыйныфы укучылары белән Мәскәүгә барган Хасыйб, башкаладагы үзгәрешләр турында да язып сала. “Бөтен Мәскәүгә хәрби төс кергән: шәһәр гигант батыр сугышчыны хәтерләтә” дип яза ул. Солдатлар төялгән эшелоннарның башкала аша узуында да символик мәгънә күрә: “Безнең артыбызда Мәскәү, туган илебез йөрәге кала. Без аны якларга алга – яу кырына китәбез”.
Шуннан соңгы хат 2нче апрельдә язылган.
“Без Калуга өлкәсендә. Монда инде сугыш җәрәхәтләре ярылып ята. Станцияләр җимерек. Юл читләрендә яндырылган вагоннар. Ока елгасы аша салынган күпер дә ватылган. Колхозчылар немец фашистларының вәхшилекләрен сөйләп бетерә алмыйлар. Без тукталган авылның ике колхозчы хатыны күрше авыл тегермәненннән кайтканда, немецларны күргәч, алар белән очрашудан куркып, кире йөгерәләр. Немецлар аларны тотып, авылга алып кайтканнар һәм бер гаепсезгә баганага асып куйганнар. Мескеннәр ярты тәүлек буена азапланып җан биргәннәр.
Мондый вәхшилек башка сыймый. Тик дошман эзләреннән барган саен, кешеләрнең генә түгел, гөнаһсыз агачларның да төзәлмәс яра-җәрәхәтләре күңелне өшетә. Мондый вәхшиләрне гүзәл илебезгә, син яшәгән җиремә уздырмас өчен, Рәйсәм, беләкләргә көч, күңелләргә нәфрәт өстәлә.”
Сугышчыларны алгы сызыкка илтәләр. Бу турында язганда, Хасыйб “дәһшәт” сүзен куллана. “Ул сүз нәкъ менә алгы сызык турында гына әйтелергә генә тиешледер. Әле тирән көртләргә күмелгән наратлы һәм чыршылы урман урак өстендәге басу кебек кайнап тора. Тик биредә ике яктан да кешеләр урыла-кырыла. Монда урак урынына – мылтык, чалгы урынына – артиллерия. Көлтә ташыган кебек яралыларны һәм корбан булганнарны ташып торалар.
Мин дә винтовкамны вәхши дошманга һичнинди аяу тоймыйча төбим. Винтовкам 5566 номерлы. Аның минем кулга эләккәнче күп сугышларда булганлыгы күренеп тора: пуля тигән, хәтта кыйпылчык кыеп киткән урыннары бар. Кем белә, бәлки кичә генә бу винтовка хуҗасы минем кебек тыныч хезмәтеннән, сөйгән ярыннан аерылып килеп, сугышка кергәндер дә йә авыр яралангандыр, йә һәлак булгандыр.
Хасыйбны, элемтәчелеккә бераз әзерлеген белеп, элемтә эшенә күчерәләр. “Урманда плащ-палаткалардан корып ясалган шалашта яшибез. Күңелне сагыну тынгысызлый. Төннәр дә тыныч узмый. Дошман ак, кызыл, зәңгәр ракеталар җибәреп тора, трассирующий пулялар сызгырып уза, пулеметлар тыкылдап тора” дип тасвирлый ул бу вакытларны бер хатында.
Ә бу вакытта Рахмановлар гаиләсе ишәергә тора. Бу хакта Хасыйб бераз соңарып белә.
“Рәйсәм, кадерлем! Синең айлар буе адашып йөргән хатың, ниһаять, миңа килеп иреште. Һәм ул нинди зур сөенеч китерде: димәк, без өчәү буласы икән! Айлар буе карыныңда минем дәвамымны саклап йөртәсең һәм бу шатлыкны минем белән уртаклашырга ашыкмагансың икән. Бусы өчен бик каты әрлим үзеңне. Ни өчен бу кадәр олы хәбәрне әйтми торуыңны да хатыңнан аңладым. Андый “акыллы” киңәш бирүчеләр сүзен аяк астына салып тапта син. Без кайтмаска китмәгән бит.
Илдарым (ул Илдар булыр, без аңа шул исемне кушарбыз) һәм син, икәүләшеп, һичшиксез мине исән-сау яу кырыннан җиңү белән каршыларсыз әле.
Инде синең вакыт җитә бугай. Бу хатны алып укыганда, шәт исән-сау котылган булырсың. Илдарыбыз белән тәбрикләп калам. Сиңа өзелеп-өзелеп сагынычлы сәлам”.
“Иң сөенечле хатларың, Рәйсәм, нигәдер гел кичегеп, адаша-адаша гына килеп ирешә. Мин эчтән генә, сиңа гына ишетелерлек итеп “Ура!” кычкырам. Димәк, безнең Илдарыбыз бар. “Үзем Флера булуын теләгән идем” дигәнсең. Флерасын да кайткач иҗат итәрбез. (Авт. Хасыйб сүзендә тора: сугыштан соң туган биш баланың берсе – Флера, әти-әнисе кебек үк укытучы һөнәре сайлап, Шахмай авылында 35 ел балаларга математика фәнен укыта).
Үзеңне саклый күр инде. Әле берничә айлар сиңа авыр эштә булу ярамый. Мин, үзең беләсең, сезгә берничек тә ярдәм күрсәтә алмыйм. Менә бу авыр тарихи көннәр үтәр, хатларны укып, искә төшереп Илдарга сөйләргә генә калыр. Эшләр бик кызу монда. Бу хатымны ике тәүлек йокысыз сугыш эшеннән соң бер мизгел күз йомып алырга бирелгән вакыттан файдаланып кына язам.”
Шуннан соңгы хатларда Илдар исеме дә еш телгә алына. Алгы сызыкта сугышкан Хасыйб өчен яшәү кадере тагын да арта. Аның бит әле бер тапкыр да күрмәгән улы бар!
“Синнән һәм беркайдан да бу арада хат алганым юк. Без исә хәзер кызу эш өстендә. Яшәү секунд белән санала. Белмим, ниләр булып бетәр. Кайчан да булса бер кайтып, барын да сөйләргә мөмкин булырмы, юкмы? Бигрәк тә шул Илдарны, аның үсү чорын. Инде ул яхшы ук зур булып үсеп киләдер, “әти” дип тә чакырадыр. Ә аның атасы ерак җирләрдә ниләр күреп йөри...
Әйе, анда сез дә кичерәсез булыр. Ватан шуны сорый. Ләкин тыл белән фронт ул җир белән күк арасы кебек. Менә бетәр сугыш, исән калганнар буыннан-буынга сөйләр. Их, яшисе иде, яшисе иде. Ниләр булыр...”
Әлеге хат – кырыена “Смерть немецким оккупантам!” куелган махсус бланкка язылган . Кайбер хатлар почта карточкаларында, берсенең алгы ягында “Папе на фронт!” дигән сүзләр белән балалар почта тартмасына хат сала. “Просмотрено военной цензурой” дигән штамплар да тора. Һәр хаттан мәхәббәт хисләре генә түгел, шул чор сулышы да сизелә.

“Сөеклем Рәйсә һ.б. 28 январь, хат №80.
Сиңа һәм безнең сөеклебез Илдарга (әгәр исән булса) сагынычлы йөрәк сәламемне укып үт. Инде айга якын була сездән дә һәм гомумән беркайдан да хат-хәбәр алмый яшим. Шуңа күрә менә үзем хат язарга утыргач та, нәрсә язарга белмим. Тик минем кебек хат көтәр булсалар, исән-саулыгымны укып белсеннәр дип, шушы хатымны язып калам. Әйе, мин исән-сау, шул урынымда хезмәт итәм. Әлегә тирән тылда ял итәбез.
Күңел төшенке, әллә ниләр уйлый. Ул уйларны хатка язып буяп та торуның кирәге юк. Төп уй – исән-сау калу гына. Башка уйлар үтәр һәм үз вакытында аңлашылыр иде.”
1943 елда Хасыйб ВКП (б) сафларына кабул итүне сорап гариза яза. “Хаклык өчен көрәштә иң авангардта булырга телим” дип аңлата ул бу адымын.
“Бүген 18 июнь – Илдарыбызга 1 яшь. Мин аны әле һаман күргәнем юк. Аны исән-сау кайтып күрү, тәрбияләп үстерү турында хыялланам”. Бер хатында, улына уенчык алырга дип, 50 сум акча салуы турында да хәбәр итә.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев