Татарстанда илкүләм проект буенча транспорт агымын күзәтүче 500 детектор урнаштырылган
Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертүгә 2024 елда 141 миллион сумнан артык акча тотылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.