12 июль 2022 яңалыклары
-
Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Яңа Чишмәдә яшәүче бер шофер 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
-
Татарстанда һава торышы үзгәрә: эссе көннәр булмаячак
Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк, 30 градуслы эссе көннәр булмаячак, дип хәбәр итә Россия Гидрометеорология үзәгенең Татарстан бүлекчәсе.
-
Юл-патруль хезмәте тарафыннан «Куркынычсызлык каешы» чарасы үткәрелә
Акция юл-транспорт һәлакәтләренең авыр нәтиҗәләрен киметү максатыннан үтә.
-
Яңа Чишмә интернат-йортында «Сабантуй» бәйрәме узган
Сабантуй - ул иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы халык бәйрәме. Ул язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә кешеләр җитезлек һәм чыдамлыкта көч сынашалар. 11 июльдә Яңа Чишмәнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр бу күңелле бәйрәмне үткәрер өчен бергә җыелганнар.
-
Яңа Чишмә районында үзара салым акчалары үзләштерелә
Яңа Чишмә районы буенча, республика субсидияләрен исәпкә алып, 17,3 млн. сум акча җыелган, ә узган елларда кулланылмаган калдыкларны исәпкә алып, гомуми сумма 19 млн.сумнан артык тәшкил итә.
-
Ковид чикләүләре гамәлдән чыгарылды
8 июльдән Татарстанда коронавирустан барлык чикләүләр туктатылды.
-
Яңа Чишмә районында ярты елда 29 бала туган
ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 аенда районда 29 бала туган.