Чертуш тумасы дин галиме Әхмәдвәли Рәхими
Безгә Казанда яшәүче якташыбыз элемтәгә чыкты һәм Апанай мәчетендә «Пәйгамбәребезнең сайланган 100 хәдис-шәрифе» дигән китап кулына килеп эләгүе, ә аның төзүчесе Әхмәдвәли Рәхими дигән кеше булуы турында хәбәр итте.
Китапның кереш өлешендә аның Чертуш авылыннан булуы турында языла:
«Рәхимов Әхмәдвәли Мөхәммәтрәхим улы 1861 елда хәзерге Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туган. Бөркет —Ключ авылында яшәгән. 1928 елның 5 апрелендә кулга алына һәм 3 елга сөргенгә җибәрелә. 2002 елда реабилитацияләнә».
«Шунысы күренеп тора, Әхмәдвәли Рәхими балалар психологиясен яхшы белгән. Хәдисләрне дә шушы тәртиптә туплаган, гарәпчә укый башлаган шәкертләргә дәрес китабы һәм әхлакны тәрбия кылырга ярдәмче булсын өчен Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сайланган хәдис шәрифләре итеп (3 китапта 300 хәдис) башкарган», — диелә китапта һәм дин галименең башкарган эше югары бәяләнә.
Әлеге китаптан берничә хәдис.
1.Әбү Һөрәйрә р. г. риваять итә. Рәсүлүллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: " Аллаһыга һәм Аллаһның Рәсүленә иман китереп, намаз укып, Рамазан аенда ураза тоткан бәндәне Аллаһы Тәгалә җәннәткә кертер. Ул бәндә кирәк — туган җирендә гомер кичерсен, кирәк — хиҗрәт кылсын«.
2. Зәйд ибн Халид әл-Җиран р. г. риваять итә.
Рәсүлүллаһ с. г. в. әйткән: «Башка берәүнең югалткан малын үзенә алган бәндә — гөнаһлыдыр (туры юлдан язучыдыр).
3.Гайшә р. г. риваять итә.
Рәсүллүллаһ с. г. в. әйткән: » Бер кеше кыз балалары белән бәхетсезлеккә эләгеп, аларны изгелектә тәрбияләсә, бу изгелеге уттан пәрдә булыр«.
4.Әбү Мәсгуд разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ с. г. в.әйткән: «Бер яхшы эшкә юл күрсәтүче кеше — саваплы, савабы шул эшләүче белән бер булыр».
Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ с. г. в. әйткән: «Әгәр берегез имам булса, намазын җиңел кылсын, чөнки намаз укучылар арасында авыру, зәгыйфь, карт булганнары да бар. Әгәр берегез ялгыз гына укыса, намазын теләгән кадәр озын кылсын».
Ибн Габбас разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ с. г. в. әйткән: «Ризык сатучы бәндә аны (ризыкны) үзе татып карамыйча сатмасын».
Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ с. г. в. әйткән: «Бозык сүз сөйләмичә, начар юлда йөрмичә, Аллаһ өчен хаҗ кылган кеше өенә анасы тудырган көндәге кебек гөнаһсыз булып кайтыр».
Әхмәдвәли Рәхими турында өстәмә мәгълүматларыгыз булса һәм нәсел-нәсәбе турында белүчеләр булса, безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев