Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Фитыр сәдакасын биргәч, нинди дога укырга?

Рамазан аенда фитыр сәдакасе бирелә. Аны һәр мөселман кешесе бирергә тиеш.

Рамазан аенда фитыр сәдакасе бирелә. Аны һәр мөселман кешесе бирергә тиеш. Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитыр сәдакасы түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел: әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга; уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына; ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә.

Бу сәдака фәкать мохтаҗларга бирелә.

Раббәнә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим
«Әй, Раббыбыз! Бу сәдаканы бездән кабул ит, дөрестән дә, Син Ишетүче һәм Белүчесең!»

Фитыр сәдакасы алгач укыла торган дога:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әллаһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыямәһү үәстәҗиб дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикъһү галә хайри мәкасыйдиһ.

Мәгънәсе: “Әй Аллаһы, (бирүченең) фитыр сәдакасын вә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев