Гыйбрәтле хихәя
Бервакыт игелекле бер кеше Аллаһы тәгалә белән сөйләшкәндә аңардан сорады:
— Я Раббым, мин җәннәтнең нәрсә икәнен һәм җәһәннәмнең нәрсә икәнен белергә теләр идем.
Раббысы аны ике ишек янына алып килгән һәм бер ишекне ачып бу игелекле кешене эчкә үткәргән. Анда зур түгәрәк өстәл, аның уртасында ризык белән тулы зур касә тәмле ис чыгарып тора иде. Игелекле кеше үзенең селәгәйләре агуын сизде. Өстәл тирәсендә утырган кешеләр ач һәм авырулар, ачлыктан үләргә ятучылар кебек күренделәр. Барысының да кулларына беркетелгән бик озын саплы кашыклары бар иде. Алар аш тутырылган касәне табып, азык җыя алалар иде, ләкин кашыкларның сабы артык озын булганга, кашыкларны авызларына китерә алмыйлар. Игелекле кеше аларның бәхетсезлеген күреп бик тетрәнде. Аллаһы тәгалә әйтте: «Ий Адәм, син әле генә җәһәннәмне күрдең, дигән!»
Аннары икенче ишеккә юнәлделәр. Игелекле кеше күргән күренеш алдагысына охшаш иде. Монда да шундый ук зур түгәрәк өстәл, авызына сулар китерергә мәҗбүр иткән гаять зур кәсәдә ризык тора. Өстәл тирәсендә утырган кешеләрнең кулларында да озын саплы кашыклар. Бу юлы аларның тамаклары тук һәм алар бәхетле күренәләр.
Игелекле кеше Раббысына: "Мин берни аңламыйм” диде.
— Бу бик гади, - дип җавап бирде аңа Аллаһы тәгалә, - алар бер-берсен ашатырга өйрәнде. Башкалар бит үзе турында гына уйлый.
Җәһәннәм һәм җәннәт бөртесле урнашкан, аермасы - безнең күңелдә.
Интернет челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев