Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Яңа Чишмә мөхтәсибәте бәйге уздырды

8 нче декабрь көнне Яңа Чишмә Укыту бинасында Яңа Чишмә мөхтәсибәте тарафыннан ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан районкүләм мөслимәләр арасында»Тарихны бел» бәйгесе булып узды.

Бәйгене Яңа Чишмә районы имам мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Ашрапов һәм Яңа Чишмә Үәк мәчнте имамы Раил хәзрәт Фәгыйзов катнашучыларны сәламлады, Сөлчә Баш авылы имамы Газизулла хәзрәт сүрәләр укып дога кылды.
Чараны Яңа Чишмә мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рамилә Вәлиуллина алып барды. Беренче булып һәр төркем танышу мәйданында үзләре белән таныштырды.Бәйгедә барлыгы җиде төркем катнашты: Акьярдан - "Бисмилләһ", Яңа Чишмәдә - " Тамчы", Акбүредән Нургаяз мәчетеннән - " Гыйлем", Әдәмсәдән- "Ләйсән", Сөлчә Баштан - " Исламия", Тубылгы Таудан - "Нәсыйхәт", Акбүредән Мәхмүт мәчетеннән - "Тәҗвид". Икенче "Гыйлем ияләре" дигән исем астында мөслимәләрнең гакыйдә, сира, фикх фәннәреннән буенча сорауларга җавап алынды.Өченче - билгеле сүзләрдән хәдисләр төзелде.Бәйгенең соңгы этабы булып "Татар халык ашлары" бәйгесендә һәр төркем үзе әзерләп килгән татар халык ашының тарихын һәм пешерү тәртибе сөйләнелде. "Шәһри Болгарга сәяхәт" дип аталган мини викторина сорауларына җаваплар эзләнелде.
Төгәл итеп бәяләр куючы билгеләнгән комиссия вәкилләре - Гөлшат остаз, Рузалия ханым, Хамидә ханым бәйгегә нәтиҗә чыгарды.Беренче урын- Акбүре авылы Нургаяз мәчете "Гыйлем" төркеме, икенче урын Акбүре авылы Мәхмүт мәчете "Тәҗвид" төркеме, өченче урын Яңа Чишмә авылы " Тамчы" төркеме алды. Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.Мөслимәләрнең бу чарада мәдәни тормышын төрлеләндерү, мәчет яны курсларында өйрәнелүче фәннәр буенча белемнәрен ныгыту, халкыбызның гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, татар телендә аралашуны максат итеп куелган иде.Бу чара район мөслимләренә бик охшады.
Ахырдан чәй табыны артында аралаштылар, ризыкландылар сүрәләр укып догалар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев