Яңа Чишмә районы мәчетләрендә ифтар ашлары уздырыла
Изге Рамазан аеның күркәм һәм саваплы гамәле – ифтар ашлары уздыру.
Районда Рамазанның беренче көннәреннән мәчетләрдә һәм өйләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелә башлады. Мәхәллә халкы бу эшкә хәленнән килгән кадәренчә өлешен кертергә, изге айда савап җыярга тырыша.
Халык телендә «Авыз ачтыру» дип аталган бу мәҗлесләрдә вәгазьләр сөйләнә, Корьән сүрәләре укыла. Аллаһ сүзе сөйләнгән җирдә Аллаһы Тәгалә шунда утырган кешеләрнең гөнаһларын кичерә, гафу итә.
Өйдә үткәрелгән мәҗлеснең өстәмә саваплары була, ди дин белгечләре.
Беренчедән, өйгә кунак керә. Пәйгамбәребез салләллааһү гәләйһи вә сәлләм: “Кунак кермәгән өйгә фәрештәләр керми," - ди.
Икенчедән, өйгә кунак кереп, өйгә дога кылып чыгып китә. Бу – кунак догасын алу дигән сүз.
Өченчедән, өйдә шушы нигезгә Коръән укыла, шунда фәрештәләр килә, шунда иминлек, тынычлык, бәрәкәт иңә.
Кешене өеңә кертү, алар белән бергә утыру, аралашу, аларны кунак итү – үзара араларны якынайту, мөгәмәләрне ныгыту була. Шуның өчен дә кунакларны өйгә җыюны һич онытмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев