Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Кадер киченең фазыйләтләре һәм догасы

Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар — ул Кадер кичәсе.

Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Расүлүллаһ (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган.

Аллаһы Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында Үзенең китабында болай дип әйтә:

«Һичшиксез, Без аны [мәңгелек могҗиза булган Коръәни Кәримне] Кадер кичәсендә [Ләүхелмәхфүздән тулы килеш беренче кат күккә] иңдердек. (1)

Кадер кичәсенең нинди икәнен син каян белә аласың? (2)

Кадер кичәсе (Кадер кичәсе булмаган) мең айдан да хәерлерәк. [Шул сәбәпле, аңарда кылынган изге гамәл сиксән өч ел да дүрт ай буена бертуктаусыз кылынган гамәлгә тиң генә түгел, аннан да фазыйләтлерәк]. (3)Ул кичәдә, Раббыларының рөхсәте белән, фәрештәләр һәм Рух [дип тә аталган Җәбраил [галәйһиссәлам] һәртөрле эш өчен иңәләр. (4)

Таң атканчы [фәрештәләр очраткан һәр иманлы ир һәм хатынга сәлам биргәннәре өчен] ул [кичә] иминлек [булыр]. (5)»

(«Кадер / Кадер Киче» сүрәсе, 97-нче сүрә. «Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»)

Бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә барыбызга Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз өчен булса да, Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек.

Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Галимнәр аны Рамазан аеның соңгы 10 көненең (һиҗри календарь буенча) так санлы көннәренә каршы кичләрдә эзләргә киңәш итә.

[عن عائشة أم المؤمنين: ]

يا رَسولَ اللهِ، إنْ وافَقتُ لَيلةَ القَدرِ بِمَ أدعو؟
قال: قولي: اللَّهمَّ إنَّكَ عَفوٌّ تُحِبُّ العَفوَ فاعْفُ عَنِّي

الترمذي (٣٥١٣)
والنسائي في «السنن الكبرى» (٧٧١٢)
وابن ماجه (٣٨٥٠)
وأحمد (٢٥٤٧٩)

Гайшә анабыз, Аллаһ аннан разый булсын, Пәйгамбәребездән (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм):
«Йә Аллаһның Илчесе, Кадер кичәсенең җитүен белсәм, ни дип әйтим?» — дип сораган.

Ул (ﷺ) болай җавап биргән:

أَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي

[Әллааһүммә иннәкә гъәфүввүн түхиббү-л-гъәфвә фәгъфү гъәннии]

«„Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син — Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Мине гафу итче!“ — дип әйт».

Әт-Тирмизи, № 3513-нче хәдис
Ән-Нәсәи «Сүнән Кәбир», № 7712-нче хәдис
Ибне Мәдҗәһ, № 3850-нче хәдис
Имам Әхмәд, № 25479-нчы хәдис

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев